Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәркәтә Сабан туенда Раил Кашаповка кер юу машинасы биргәннәр

Бәркәтә авылында үткән Авыл көне, кичке Сабантуй төнгә кадәр дәвам итте. Көндезге 11 дә стадионда башланган бәйрәм, кичен авыл үзәгендә концерт, дискотека белән тәмамланды.

Гадәти уен, ярышлардан кала, бәркәтәлеләр Сабан туенда йон эрләү, мунча себеркесе бәйләү, утын яру кебек кызыклы бәйгеләрдә дә сыналдылар. Бәйрәм кунаклары мәйданда тырма белән  хәтта печәнгә кадәр җыйды, анысын чиста итеп тиз эшләргә, күп җыярга кирәк иде. Сабан туен Ирек Зарипов төркеме күтәреште.

Авылныкыларны һәм кунакларны ике төркемдә  көрәштерделәр. Бәркәтә егетләре арасында баш батырга,  Раил Кашаповка – автомат кер юу машинасы, икенче урын иясе Рифат Мостафинга  - телевизор, өченчегә чыккан Айдар Галимовка микродулкынлы мич бүләк ителде. Бүләкләрне Чаллыда яшәүче авылдашлары Фәнил Мөхәммәтҗанов һәм Фәрит Мәгъсүмовлар алып кайткан. Кунаклар арасында баш батыр – Әлмәт шәһәреннән  Рөстәм Йосыпов. Ул термопот алды.

-Ике батырга да симез сарыклар бирдек. Сарыклар -  читтә яшәүче авылдашыбыз Әкъдәс  Хаммәтгалимов бүләге. Артистлар чакырту чыгымнарын үз өстенә алган Рәфис Мусинга, бәйрәмне үткәрешкән барлык иганәчеләргә, район мәдәният бүлегенә, Рузилә Минхәеровага бик зур рәхмәт, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова.

Гөлфәния Гайнанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев