Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бүләккә кем дә шат

Район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында да Сабан туе үткәрделәр. Бәйрәм бүләкләүләрдән башланып китте. Йорт-интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин ел дәвамында коллектив тормышында актив катнашучыларга һәм шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләүчеләргә бүләкләр тапшырды. Чирмешән лицее укучылары монда яшәүчеләр өчен концерт программасы әзерләгәннәр. Олы яшьтәге әби-бабайлар, физик мөмкинлекләре чикле яшьрәкләр дә бәйгеләрдә...

Район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында да Сабан туе үткәрделәр.


Бәйрәм бүләкләүләрдән башланып китте. Йорт-интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин ел дәвамында коллектив тормышында актив катнашучыларга һәм шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Чирмешән лицее укучылары монда яшәүчеләр өчен концерт программасы әзерләгәннәр.

Олы яшьтәге әби-бабайлар, физик мөмкинлекләре чикле яшьрәкләр дә бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар. Кечкенә генә мәйданчыкта кашыкка йомырка куеп йөгерделәр, көянтә-чиләк белән дә узыштылар һәм башка конкурсларда да көч сынаштылар. Откан призларга чын күңелдән сөенделәр.

Монда хезмәт күрсәтүчеләр дә ярышларда үзләрен сынап карадылар.

Уеннар барган вакытта, якында гына урнаштырылган казанда аш пеште, самовар да кайнады. Бәйрәм булгач, өстәлләрне дә урам якта гына көйләгәннәр. Уйнап арыгач, интернатта яшәүчеләр табын артында җыелдылар.

Сабан туеннан фотоларны сайтыбыздагы фотогалереядан да карап була.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Сабантуйлар дәвам итә