Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәркәтәдә өлкәннәр өчен лагерь эшләде

Бәркәтә авылының мәдәният йортында өлкәннәр өчен бер атна дәвамында эшләгән лагерьга хәтта 85 яшьлек Саимә апа Сабирова да бик теләп йөрегән.

- Бик күңелле булды, әллә нәрсәләр эшләп бетердек: җырладык, йога белән шөгыльләндек, тәм-томнар пешердек, шагыйрәләр белән очраштык... Чирмешәнгә экскурсиягә генә бара алмадым, - диде ул Өлкәннәр көне уңаеннан клубта оештырылган бәйрәмдә.

Гомере буе сыер савучы булып эшләгән әңгәмәдәшем бик талантлы булып чыкты. Бәйрәмгә үзе язган шигырьләр дәфтәрен алып килгән, аларны укып та күрсәтте. Гомумән, Бәркәтә авылында иҗат кешеләре күп. Әнә 80нән узган Наҗия апа Мостафина да, гомере буе авыл китапханәчесе булып эшләгән Әлфия апа Сөләйманова да кунакларга матур-матур әсәрләрен тәкъдим иттеләр.

- Ялыбызны шулай күңелле оештырган мәдәният йорты хезмәткәрләре:  Альмир Жораевка, Фәния Кашаповага, Гөлфия Гатауллинага бик зур рәхмәт, - диде Бәркәтә авылының ветераннар советы рәисе Сәрия Бикбова. – Бергә вакыт уздыру бик ошады, моны киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйбыз.

Авылның әби-бабайларын бәйрәм белән районның ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ренат Сибгатуллин, Казаннан килгән кунак, “Татарстан - яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте югары Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары Миләүшә Шакирова да тәбрикләделәр, киләчәктә дә гел шундый позитив, актив булып калуларын теләделәр.

- Авылдан чыгып китсәк тә, туган якка тартылабыз. Инде әти-әни булмаса да, туган нигез, күршеләр, туганнар бар бит әле. Берара авыл ничектер тынып, сүнеп калган иде, соңгы елларда тормыш җанланып китте. Без моңа бик сөенәбез. Өлкәннәр өчен лагерьда узган көннәребез искиткеч булды. Безнең күңелебезне күргән оештыручыларга, матди ярдәм күрсәткән авылдашларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Яр Чаллыда гомер итүче Флера Михайлова.

Бу көннәрдә районыбызның башка авылларында да өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәмнәр оештыралар, чәй табыннары әзерлиләр, очрашулар, акцияләр үткәрәләр. Декада дәвамында бер генә өлкән буын вәкиле дә игътибарсыз калырга тиеш түгел.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев