Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әмир көнендә иң зур бүләк - җиңел автомобиль сәламәтлеге чикле якташыбызга бирелде

Әмирдә Авыл көне мәйданы уртасында ал тасмаларга урап куелган өр-яңа җиңел автомашина иясен көрәш башланганчы ук игълан иттеләр

Бәйрәмне оештыручылар – Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар быел бу чараның төп бүләген – Лада Гранта машинасының көрәш батырына түгел, ә сәламәтлеге чикле Нәзилә Шәрифуллинага бирелүен белдергәч, халык гөрләтеп кул чапты, “Бик дөрес эшләгәннәр, батырга гына машина димәгән!” - дип мактау сүзләре яудырдылар.

Нәзилә күрше Лашман авылыннан, яшь чагында ук авариягә юлыгып исәнлеге какшый. Инде мәктәптә укуын да тәмамлаган. Белемле, гел кызыксынучан кыз, лашманныкыларны гына түгел, Әмирдә яшәүчеләрне дә яхшы белә, хәтта күпләрнең туган көннәрен исендә тота. Фазыл һәм Миндар абыйларының эше белән дә кызыксына, алар белән элемтәдә тора Нәзилә. Эшмәкәр якташлар аңа инде берничә тапкыр бүләк алып кайтканнар.

Нәзилә, авыррак булса да, үз аягында йөри, үзе дә бәйрәмдә катнашты, уеннар барышын күзәтте. Бүләк машинага бүген иң әүвәл әтисе утырды.

Әмир көненнән көрәшчеләр дә буш кул белән китмәде. Төп – авылдашлар төркемендә абсолют батыр Нияз Тимерҗанов симез тәкә һәм кар җыйгыч белән бүләкләнде.

Хәер, Нияз көрәшкә кадәр дә сәхнәгә күтәрелде, аңа һәм хатыны Гөлзидәгә - гаиләләренә  50 мең сум акчалата бүләк тапшырдылар. Әлегә бу, ике балалы яшь гаилә Сарман районында яши, озакламый Әмиргә күчеп киләчәкләр. Монда яңа йорт өлгертәләр, ул түбәле, ишек-тәрәзәле. Чит җиргә килмиләр, Әмирдә Ниязның бертуган абыйсы Нәсим дә яңа йорт салды, бик тиз арада авылның үз, хөрмәтле кешесенә әверелде. Хатыны Фәнисә белән өч кыз үстерәләр.

Былтыргы бәйрәмнән соң Әмирдә бер бала туган – Динә – Рәсим һәм Нәзилә Җиһаншиннарның икенче балалары.

- Рәхмәт, Әгъләмовлар быел да безне акчалата бүләк биреп сөендерделәр, Галимҗаныбыз тугач та шулай иткәннәр иде, - ди Рәсим Җиһаншин. – Бу акчаларны балаларыбыз өчен кирәк-ярак алуга тотарбыз.

Ә бәйрәм дәвам итә. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, Казандагы Чирмешән якташлыгы җәмгыяте рәисе Рушания Сәүбанова котлау чыгышларында игелекле якташларыбызга, Фазыл һәм Миндар Әгъләмовларга туган авыллары, районыбыз хакына кылган изге гамәлләре өчен рәхмәт сүзләре ирештерделәр, эшләренең гел уң булуын теләделәр, аларга бүләкләр бирделәр.

Бик кызу бу көндә бик күпләрнең күңелендә җылы хисләр уянды, дистәләрчә кеше бүләк алып сөенде. Юбилярларны, олыларны һәм кечеләрне, армиядә хезмәт итүчеләрне, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, эш осталарын да игътибарсыз калдырмадылар, хәтта китап чыгарган шагыйрь якташларыбыз да хөрмәтләнде. Бу мизгелләрне Әмиргә республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән кунаклар да тамаша кылды. Алай гына да түгел, дистәләгән кунак Сабан туе уеннарында катнашып бүләкле булды.

- Без, читтә яшәсәк тә, күңелебез белән гел монда. Еш кайтып-китеп йөрибез. Туган авылыбызга, туган районыбызга ничек тә булышырга җай эзлибез, - диләр Әгъләмовлар. - Шөкер, соңгы елларда Әмир дә, районыбыз да нык үзгәрде. Монда безнең дә өлеш бар. Бәйрәмне оештыруда булышкан туганнарга, авылдашларга, кунакларга да зур рәхмәт. Авылыбыз, милләтебез яшәсен!

Җырсыз-биюсез бәйрәм истә калмас та иде, бүген Әмир паркы мәйданында Татарстанның Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, “алтын тавыш”лы опера һәм эстрада җырчысы Филүс Каһировның затлы чыгышлары алкышларга күмелде. Дөресен генә әйткәндә, күпләр нәкъ менә аларны күрергә, тыңларга килгән. Кичке Сабан туенда тагын бер популяр җырчы - Иркәнең “кыздыруы” мәйданны нык җанландырды.

Районда бу атнада да бәйрәм – 15 июльдә Туймәттә, “Авыл көне” уздырмакчылар, 22 июльдә шундый ук чара Бәркәтә авылында булачак.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев