Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 5 сентябрьдә чирмешәнлеләрне паркларга чакыралар

    5, 6 нчы сентябрь республикада "Парклар һәм скверлар көннәре" дип игълан ителде. Әлеге уңайдан 5 сентябрьдә район үзәгендә көндезге уннан кичке унга кадәр байтак чара оештырыла. Төшкә кадәр ветераннар өчен төзелгән яңа йортларның ачкычларын тапшыру тантанасы үтәчәк. Аннан һәйкәлләргә чәчәкләр куябыз. Ә сәгать бердә спортчылар көч сынаша башлый. Кичке биштә...

    5, 6 нчы сентябрь республикада "Парклар һәм скверлар көннәре" дип игълан ителде. Әлеге уңайдан 5 сентябрьдә район үзәгендә көндезге уннан кичке унга кадәр байтак чара оештырыла.

    Төшкә кадәр ветераннар өчен төзелгән яңа йортларның ачкычларын тапшыру тантанасы үтәчәк. Аннан һәйкәлләргә чәчәкләр куябыз. Ә сәгать бердә спортчылар көч сынаша башлый. Кичке биштә исә Яшьләр мәйданчыгында, Җиңү паркы янында, күл буенда балалар өчен дә, олылар өчен дә кызыклы ярышлар, бәйгеләр старт ала. Җыр-бию, артистлар чыгышы, хәтта салют та булачак.

    Автор фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: