Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Котлыйбыз!

Хөрмәтле чирмешәнлеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелемнән Яңа 2020 ел белән котлыйм.

Әлеге матур һәм якты бәйрәм һәрберебезнең күңелендә үзенчәлекле урын алып тора. Елның суык фасылына карамастан, бу, чын мәгънәсендә, җылы бәйрәм! Ул якын кешеләребез белән аралашуда күңел җылылыгы, якты өметләр, шәфкатьлелек һәм кешелеклелеккә ышаныч уята, үзе белән могҗиза, мәхәббәт алып килә.

Яңа ел бәйрәме алдыннан без үткән елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. Сезне сөендергән матур вакыйгалар киләсе елда да үзенең дәвамын тапсын. 2020 ел бәхетле мизгелләр, тынычлык, һәрбер гаиләгә сәламәтлек, иминлек, муллык алып килсен, киләчәккә өметне ныгытсын, эшегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын! Иртәге көнгә ышаныч, хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев