Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, фермерларда тиешле мәйданнарның 27 процент өлешендә, ягъни 11 мең 847 гектарда чәчкечләр узган.
“ЧИРМЕШӘНАГРО”да бу күрсәткеч 60 процент ук. Соңгы көннәрдә биредә сабан бодае чәчәләр. “БИО-АГРО”да 5464 гектарда (35 процент) арпа, көнбагыш, рапс орлыкларын җир куенына салганнар.
Көздән сөрелгән җирләрнең 48 мең 700 гектарында дым каплатылган, калганы – 4 мең гектар. Планлаган кадәр диярлек мәйданнарда күпьеллык үләннәр һәм уҗым культуралары тукландырылган һәм тырмаланган.
Нет комментариев