Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Себер эшкуары Югары Кәминкәдә терлекчелек комплексы төзетә

Югары Кәминкәдә быел ук яңа терлекчелек комплексы сафка басарга тиеш. Районда ул үзенә күрә зур бер ачыш, авыл хуҗалыгында алга китеш булачак. Быел монда, дистәгә якын корылма бастырылачак урында төзүчеләр эшли. Кырыклап кеше. Бер кырыйда Казаннан ук килгән осталар 2300 тонналап сенаж сыйдырышлы базның стеналарын күтәрәләр. Як-якка махсус плитәләр бастырылган,...

Югары Кәминкәдә быел ук яңа терлекчелек комплексы сафка басарга тиеш. Районда ул үзенә күрә зур бер ачыш, авыл хуҗалыгында алга китеш булачак.

Быел монда, дистәгә якын корылма бастырылачак урында төзүчеләр эшли. Кырыклап кеше. Бер кырыйда Казаннан ук килгән осталар 2300 тонналап сенаж сыйдырышлы базның стеналарын күтәрәләр. Як-якка махсус плитәләр бастырылган, баз төбе дә нык, тип-тигез итеп эшләнә. Андый, сенаж һәм силос тутырылачак баз-траншеялар алтау ук булырга тиеш.
Комплексның "йөрәге", үзәге - савым сыерлары асралачак корпус. Монда да тимер конструкцияләр җыя, монтажлый башлаганнар. Бик дәү, иркен, буе 120, иңе 32 метрлы мондый биналар өчәү үк куелачак. Аның янәшәсендә сөт блогына нигез корыла. Биредә "Карусель"дә берьюлы 40 сыер саварга мөмкин. Әле тагын берничә урында төзүчеләр мәш килә. Унлап техника тыз-быз чаба.
Әлеге комплексны төзетүче белән дә танышырга вакыттыр. Эшкуар, Югары Кәминкәдә туган, Нижневартовскида үз бизнесын булдырган Ильяс Хәнәфиев - конкрет, эш кешесе. Тәвәккәллеге сөйләшүеннән үк күренеп тора.
-Авылда колхозның таралуы, фермаларның бушап калуына йөрәк әрни. Күпме авылдашым эшсезлектән аптырый,- ди Ильяс Вәлиҗан улы. - Менә аларга эш урыны да булыр, туган җиремдә үз бизнесыма да нигез салыныр дидем.
Ильяс яшь чагында, әтисенә булышып, дуңгыз фермасында тирес тә түккән, ерак Себердә йөк машинасында да эшләгән. Бүгенге бизнесы юллар салу белән бәйле икән. Урманнар кисеп, башта бүрәнәләр төзеп, аның өстенә ком җәяләр, шулай юл ясап бирәләр. Шул юллардан барып, нефтьчеләр торбалар сузалар, ди.
48 яшьлек эшкуар бүген анда да, монда да өлгерергә тырыша, әледән-әле Югары Кәминкәгә кайтып, төзелеш барышы белән танышып тора. Биредә абыйсы Илдар идарәче урынында. Ильяс бирегә Нижневартовскидан хәтле кран, башка кайбер махсус техника кайтарткан. Алар эшсез тормый.
-Рәхмәт, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин башлаган эшебездә нык булыша, хәлебезгә керә, - ди Ильяс Вәлиҗан улы. - Әгәр бар да әйбәт булса, берәр максатчан программага кереп, финанс ярдәменә өметләнәм. Әлегә төзелеш чыгымнарын каплап барам, әмма берьюлы күп мал да сатып алырга көчем җитмәс. Ничек кенә булмасын, бер башлаган эшне ташламыйбыз. Каушап калсак, авылга ни йөз белән кайтып керермен?!
Билгеле, әле яңа, ялан кырдагы объектка, биналарга, башнялар бастырып, су да кертәсе, электр, газ линияләре сузасы, юл ясыйсы бар.
Комплекска быел 500 баш буаз тана кертеп, бераздан баш санын бер меңгә җиткермәкчеләр. Әле бит аның бозауларын да карыйсы, үстерәсе була. Азыгы да күп кирәгер. Хәнәфивларның 500 гектар җирләре бар икән.
-Пай кәгазьләрен үзем җыйдым,- ди Ильясның әнисе Шәрәфәт апа.- Инде авылдашлар аларны үзләре китерә.
Булачак комплекс янында бер печән эскерте бар да. Баз өлгерсә, сенаж да салып куячаклар. Җир дигәннән, инвестор тирә-күрше башка кайбер авыллар пайчыларының җирләрен дә, килешеп, килештереп, үзенә алмакчы.
Югары Кәминкәгә олы юлдан килеп керүгә мәһабәт йортка күз төшми калмый. Янәшәсендәге келәт-склад, мунча һәм беседка, хәтта тышкы коймалар да монда хәлле, булдыклы хуҗа яшәвен раслап тора. Әтиләренең, балачак төсе дип, әниләренең теләгенә каршы килмичә, иске йортларын да сүтмиләр Хәнәфиевлар.
-Аллага шөкер, нәрсә телисең, шуны төзеп була,- ди Югары Кәминкә эшкуары - инвестор Ильяс Вәлиҗан улы. - Нижневартовскида аерым йортыбыз булса да, барыбер туган нигез якын, авылны еш сагынам. Якынрак булырлар дип, ике кызыбызны да Казанда укытабыз, әле кече улыбыз да үсеп килә.
... Бу көннәрдә Югары Кәминкәдә яңа комплекс төзүчеләрне палаткаларда ашаталар. Электр уты да күчермәле станциядән генә алына. Тик озакламый бар да җайланыр, биредә саунага хәтле ясап куярлар, биналар, ферма тирәсендә чәчәкләр үсеп утырыр.

Фото автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Югары Кәминкә Себер эшкуары