Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Лашман АГРОфирмасы“нда эш барышын башкалар да килеп карады

Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен "Лашман АГРОфирмасы"на 14 миллион сум акча кирәк булачак. Бу сан әлеге хуҗалык базасында узган, язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган авыл хуҗалыгы буенча семинар- киңәшмәдә яңгырады. Акчаның күп өлеше ашлама һәм ягулык алуга китәчәк. Болар барысы да хуҗалыкның эш планында чагылдырылган. Гомумән алганда, бүген...

Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен "Лашман АГРОфирмасы"на 14 миллион сум акча кирәк булачак.

Бу сан әлеге хуҗалык базасында узган, язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган авыл хуҗалыгы буенча семинар- киңәшмәдә яңгырады. Акчаның күп өлеше ашлама һәм ягулык алуга китәчәк. Болар барысы да хуҗалыкның эш планында чагылдырылган. Гомумән алганда, бүген Лашманда хәл начар түгел. Орлык җитәрлек диярлек, беренчел чистарту үткәрелгән.
Монда яз көне өч мең гектарга якын мәйданда чәчү уздырырга кирәк була. Дөрес, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Әйтик, күпьеллык үләннәр мәйданнарын яңартырга кирәк, кукуруз орлыгы буенча да сораулар бар. Бу проблемалар башка хуҗалыкларга да хас.
"Россельхозцентр"ның район бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов орлыкларны чәчүгә әзерләүнең мөһимлеге турында да сөйләде, сорауларга җавап бирде.
Семинарда катнашучылар машина- трактор паркында, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау барышын да карадылар. Механизаторлар тырмаларның, культиваторларның эшен төгәлләгәннәр, бу көннәрдә чәчкечләрне төзекләндерү белән мәшгуль. Монда тиешле эш шартлары тудырылган. Гаражлар җылы,чиста, запас частьләр бар, кадрлар да житәрлек. Хуҗалыктагы унбер берәмлек тракторның унысы сафта, бүген берсенә генә капиталь ремонт үткәрәләр.
-Комбайннарны да ремонтлауга керешергә кирәк,аннарыга калдырмаска,- дип билгеләде семинарда катнашкан район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин.- Язгы эшләр башлангач, соң була инде, аларга вакытыгыз калмый. Авыл хуҗалыгы техникасының төзеклеген тикшерү буенча эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Бу мәсьәләне контрольдә тотачакбыз.
Гаражда ремонт буенча башка күрсәтмәләр дә яңгырады, киңәш - тәкъдимнәр җиткерелде, техниканы сыйфатлы итеп ремонтларга да кирәк диелде.
Язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм уздыру турында район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Альфред Гыйльманов та чыгыш ясады.
Семинарда катнашучылар товарлыклы- сөтчелек фермаларында булып, терлекләрне кышлату барышы белән дә таныштылар. Ферма биналары тәртипкә китерелгән. Хуҗалыкта мал азыгы җитәрлек. Кырдан саламны фермалар территорияләренә тарттырганнар.
-Фураж белән проблема бар, әмма аны да якын көннәрдә хәл итәчәкбез,- диде хуҗалык җитәкчесе Рауфан Шәйхетдинов.
Якын арада мондый семинарлар башка хуҗалыкларда да үтәчәк. Алдагысы "Чирмешән-АГРО" җәмгыятендә булырга тиеш.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы семинар Лашман АГРОфирмасы

2
X