Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сөлчә“ җәмгыятендә кышын азыкка тилмермәсләр

"Сөлчә" җәмгыятендә 700 тоннага якын печән һәм 160 тонналап сенаж запасы әзерләгәннәр. -Кырдан яшел масса ташырга көн саен 2-3 КамАЗ, бер трактор җәлеп ителә, - ди хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Хаммәтов. - Николай Скворцов, Юрий Филимонов, Владимир Никитин һәм Нургали Гатауллиннар, Илгизәр Зиннуров чапкан үләннәрне базга ташып торалар. Аны Ренат Курмаев...

"Сөлчә" җәмгыятендә 700 тоннага якын печән һәм 160 тонналап сенаж запасы әзерләгәннәр.

-Кырдан яшел масса ташырга көн саен 2-3 КамАЗ, бер трактор җәлеп ителә, - ди хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Хаммәтов. - Николай Скворцов, Юрий Филимонов, Владимир Никитин һәм Нургали Гатауллиннар, Илгизәр Зиннуров чапкан үләннәрне базга ташып торалар. Аны Ренат Курмаев трактор белән таптап, тыгызлап тора.
Печән әзерләү звеносы да бик әйбәт эшли. Алексей Уламасов үләннәрне чаба, Семен Васюткин җыя, "стогомет"та Воля Кириллов тырышып хезмәт куя.
-Аяз көннәрнең кадерен белеп, иртәдән кичкә кадәр эшлибез,- ди җәмгыять җитәкчесе. - Механизаторларга көненә ике тапкыр кайнар аш ашатабыз. Ягулык белән проблема юк. Яңартылган кырлардан печән массасы да яхшы чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Сульча