Курсантлар – булышчылар
106нчы һөнәр училищесы курсантлары бу көннәрдә район хуҗалыкларында практика үтәләр. Училище директоры урынбасары Роберт Хөснуллин әйтүенчә, курсантлар язгы кыр эшләрендә катнашалар, алган белемнәрен практикада кулланалар. Булачак тракторчылар, нигездә, "Чирмешән - АГРО" һәм "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятьләрендә хезмәт куялар. Аш пешерү серләрен өйрәнүче кызлар хуҗалыклар ашханәләрендә һәм үзәк ашханәдә эшләячәкләр. Кайберәүләр училищеның...
106нчы һөнәр училищесы курсантлары бу көннәрдә район хуҗалыкларында практика үтәләр.
Училище директоры урынбасары Роберт Хөснуллин әйтүенчә, курсантлар язгы кыр эшләрендә катнашалар, алган белемнәрен практикада кулланалар.
Булачак тракторчылар, нигездә, "Чирмешән - АГРО" һәм "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятьләрендә хезмәт куялар. Аш пешерү серләрен өйрәнүче кызлар хуҗалыклар ашханәләрендә һәм үзәк ашханәдә эшләячәкләр.
Кайберәүләр училищеның үз җитештерү базасында да практика үтәләр. Монда да тракторлар кырга чыкты.
Курсантларга эш күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев