Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күтәмәдә сыерлар саны артачак

Бүген бу авылда ике хуҗалык мини-ферма төзү белән мәшгуль.

Николай Меркурьев һәм Николай Семайкиннар булачак сыер абзарларының стеналарын күтәргәннәр, якын арада түбәләрен ябарга җыеналар. Бу эшне алар дәүләт ярдәме – субсидия  һәм район  биргән төзелеш материаллары исәбенә башкаралар.

Ике хуҗалыкта да икешәр баш сыер бар, терлек бинасы әзер булгач, алар сөтлебикәләр санын арттырырга, бишкә җиткерергә ниятлиләр. Терлекләр өчен җитәрлек күләмдә азык та хәстәрләп куйганнар.

-Тагын бер гаилә, субсидия алып, мини-ферма төзергә планлаштыра, - ди Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина. – Димәк, бездәге шәхси хуҗалыкларда сыерлар  саны сизелерлек артачак. Бүген авылда 21 сыер исәпләнә.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев