Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күтәмә механизаторлары каз ите ашап көч җыячак

Каз һәм үрдәк бәпкәләрен үзләре үстергәннәр "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятендә. Ындыр табагындагы такта сарайда алар сыйфатлы ризыктан өзелмәгән. Шулай булмаса, кайбер каз түшкәләре җидешәр килога җитәр иде микән?! Монда бер елны 1000 каз, икенче елны шул кадәр диярлек индоутка симерттеләр. Кошчылыкта тәҗрибәләре бар, серләрен кемнәндер сорап йөрисе түгел. Быел, бүген, уңган...

Каз һәм үрдәк бәпкәләрен үзләре үстергәннәр "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятендә. Ындыр табагындагы такта сарайда алар сыйфатлы ризыктан өзелмәгән. Шулай булмаса, кайбер каз түшкәләре җидешәр килога җитәр иде микән?!

Монда бер елны 1000 каз, икенче елны шул кадәр диярлек индоутка симерттеләр. Кошчылыкта тәҗрибәләре бар, серләрен кемнәндер сорап йөрисе түгел. Быел, бүген, уңган механизатор Рәфис Гатин, ул Туймәттә яши, бу җәмгыятьтә эшли, 23 каз, 18 үрдәк чалып биргән. Аларны йолкырга осталарын Туймәттән хәтле алып килгәннәр. Кулларына күз иярми. Көлешә-көлешә, узыша-узыша эшлиләр.
Хәер, каз үстерү, йолку осталары Күтәмәнең үзендә дә күп. Зинаида Михляева ындыр табагы эшчесе икән, үрдәкләрне ул, ә казларны Клавдия Васясина шунда ук, ындыр табагында симерткәннәр.
-Элек без өйдә дә дистәләп баш каз һәм үрдәк асрадык. Аларны кыз туганнар белән йолкый, рәхәтләнеп итен ашый идек,- ди Зинаида Митяева.
Каз өмәсендә үзенә күрә тәҗрибә дә алмашалар.
Кечкенә генә вагончыкта бүген туймәтлеләрчә эшлиләр. Күтәмәдә каз өстенә кайнар су коялар, шуннан соң гына йолкуга керешәләр, мамыкны сыпырып кына төшерәләр. Итнең төсе ямьсезләнмәсен, пешмәсен өчен бу эшне бик тиз башкарып өлгерәсе. Туймәттә исә, башка бик күп авыллардагы сыман, казларны насос ярдәмендә һава кертеп тутыралар, аннары марля аша үтүкләп, йолкый башлыйлар. Болай түшкәләр матур кала. Вакыты җиткәнгә иттә "шырпылар" да калмый.
Күмәк тотынгач, каз һәм үрдәкләрне сәгатьләр эчендә йолкып куйдылар, эчен-башын урнаштырдылар. Урам якка чыгарып, түшкәләрдәге суны саркыттылар, маен катырдылар.
-Бу нигъмәтнең бер өлешен язгы кыр эшләрендә катнашучыларга дип тотарга телибез. Безнең хуҗалыкта тәмле ашап, яхшы эшләргә гадәтләнгәннәр,- ди җәмгыять җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина. - Язга, исән булсак, янә бәпкәләр алачакбыз. Азык бар, сатуга да берничә йөз тонна бөртегебез кала.
Баш инженер Илнур Гобәйдуллин әйтүенчә, АГРОфирмада 200ләп тырма, 75кә якын культиватор табаны, сошниклар төзәтелгән дә, яңа елга кадәр чәчкечләр дә эшкә әзер булачак. 15 берәмлек тракторның бөтенесе исән. Комбайннар кышкы саклауга куелган, аларга зур ремонт кирәкми. Чәчүлек орлык сыйфатлы, җитәрлек, диләр. Алда язылганча, шулпага салырга, өчпочмак пешерергә каз итләре дә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каз өмәсе агрофирма Кутема Күтәмә авылында Май чабу – кышны озату бәйрәме