Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иске Үтәмеш авыл җирлегендә 55 баш ат асрыйлар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә бүген районда 452 баш ат исәпләнә. Йорт һәм хуҗалык эшләрендә ярдәмче булган бу йорт хайваннары бер елда 40 башка кимегән.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә алар 33, ә шәхси хуҗалыкларда 7гә азайган.

-Кайбер җәмгыятьләрдә атлар асралса да, хуҗалар аны кәгазьдә, отчетта күрсәтергә теләмиләр, шунлыктан баш саны ким күренә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Рәсыйх Шәфыйков. - Дөрес, берәүләр бу малларны кирәксенмәсә икенчеләр, киресенчә, аларга өстенлек бирә, баш санын арттыра. “Минебаев Д.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгында атлар бер елда 13 башка күбәйде, бүген аларда бу маллар 35 башка җитте. “Нәширванов Ф.М.” КФХда да 33 баш ат асрала, аларны ит өчен тоталар. Әлеге фермерларда үрчем эше яхшы оештырылган, 10ар баш бияләре, айгыр да үзләрендә.

“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятендә 100 баш ат асрала, “Кара Чишмә”дә – 9, “Сөлчә”дә – 29, “Андреевка”да – 1. Крестьян-фермер хуҗалыкларында да, терлекчелек тармагында куллану өчен 1-4 баш ат асраучылар бар.

-Районда токымлы атлар юк, барысы да җирле атлар, - ди Рәсыйх Гата улы. - Соңгы елларда республикада татар токымлы атлар үрчетүгә игътибар артты. Авыл хуҗалыгы оешмаларында татар атларын үрчетү өчен, 2020 елда бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 миллион сум булачак. Районда моның белән кызыксынучылар бар, тик әлеге эшкә конкрет алынучы гына күренми.

Райондагы атларның яртысына якыны (225 баш) шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала. Иске Үтәмеш (55), Түбән Кәминкә (33),  Ивашкино (25) авыл җирлекләрендә яшәүчеләр атчылыкка даими игътибар бирә. Үткән ел Иске Үтәмеш авыл җирлегендә, отчетларда язылганча, 35 баш ат асралса, быел алар 20гә арткан.

Югары Чегодай авылыннан Гөлсирә һәм Шамил Мусиннар атчылыкка 3-4 ел элек кенә керешкәннәр.

-1-2 баштан башланган эш. Бүген инде алар ике дистәгә якын, - ди хуҗабикә. - Бездә җирле токымлы атлар, аларны иткә үстерәбез.

Ивашкино авылыннан Геннадий Еремеев та үткән ел атлар үрчетә башлаган, аның абзарында, тайлар белән бергә, 20 баш ат бар.

Ә менә Чирмешән авыл җирлегендә атлар нык кимегән, былтыр алар 67 булса, быел 36 баш кына калган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X