Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иске Элмәледә пайчылар бергә оешып эшлиләр

Алар үзләрен фермер да, эшкуар да санамый. Пай җирләрен Алексей Захаровка оформить иткәннәр дә, инде бөртеклеләр, печән дә үстерәләр. Пайга түләгәнне көтеп тормыйлар, уңышны күмәк көч куеп чәчәләр, җыялар.

Иске Элмәледә 41 гектар пай җирен кушып оештырылган “кооператив”ның баш кешесе – юнәлеш бирүчесе Николай Петрович Захаров – көчле практик, элек озак еллар комбайнда эшләгән, нефтьтә дә көч куйган. Теләсә нинди техниканы йөгәнли белә. Пайчыларның чәчүдән уракка кадәр, җир эшкәртергә дә үз тракторлары, чәчкечләре, тагылма машиналары, бөртек складлары да бар. Кирәк икән, эретеп ябыштыру аппаратын да кабызалар.

-Безнең эш бүлмәгән, - ди Николай Захаров. –Бөтенесен туган-тумача, күршеләр, дус-иш бергә башкарабыз. Сезон вакытында шулай итмәсәң булмый. –Үзебезгә җитәрлек бөртек, мал азыгы да үстердек, әле сатуга да калды. Бераз уҗым культуралары чәчтек, язгы чәчүгә җитәрлек орлык хәстәрләдек.

Захаровлар биш бала үстерә. Олысы Алексей яз-көз Иске Элмәледә кыр эшләрендә кайнаса (ул өч бала әтисе, аерым йортлары бар), кышын Яр Чаллыда автомашинада кар чистарта икән. Нишләтәсең, кайберәүләр Себергә дә йөреп эшли. Мәшәкатьләрне әти-әнисе белән бергә җиңдерәләр, мал-туарны да, кем бушрак, шул карый. Әлегә дүрт баш эре мал, дуңгызлар да асрыйлар. Киләчәктә сыерлар санын күбәйтмәкчеләр, яңа абзар төзергә дә ниятләре бар. Кем белә, әтиләре, абыйлары эшен бәлки әле 7 нче класста гына укучы Игорь дәвам итәр. Өметле малай, бүген үк төрле спорт ярышларында җиңүләр яулап сөендерә.

-Авылда шулай, бергәләшеп эш алып баручылар, уртак мәнфәгатьләр белән яшәүчеләр булу яхшы, - ди Захаровларның күршесе Иван Захаров.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ?Мой Крёстный!