“Ильхан” җәмгыятенә былтыр 300 баш тана алдылар
Авыл хуҗалыгы

“Ильхан” җәмгыятенә былтыр 300 баш тана алдылар

Бу хуҗалыкка узган елда 300 баш нәселле буаз таналар кайтардылар.

Әлеге маллар район башлыгы Рамиль Айбатов инициативасы, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы ярдәмендә алынды. Чыгымнарның 20 процентын “Ильхан” үзе түләгән.

Бүген “Ильхан”  җәмгыяте  - районда иң күп сөт җитештерүче хуҗалык, биредә көн саен уртача 10 тонна, ягъни былтыргыдан 3 тоннага күбрәк сөт савалар. Савым сыерлары саны 432 башка җиткән. Былтыр кайтарылган таналарның кайберләре бозаулаган да.

Кадыйр Гомәров фотосы


Нет комментариев