Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фермерның йокысы озын була алмый

Ивашкинода Макаровларның гаилә фермасында сыерлардан сөт саву өчен итальяннар ясаган сөтүткәргечләр монтажлаганнар. Сыерлар һәм бозаулар евро стилендә төзелгән биналарда асрала. Боларның барысын да үзләре эшләгән. - Үземә нык тырышырга, төн йокламаска туры килә,- ди гаилә фермасы башлыгы Геннадий Макаров. -Төрле максатчан кредитлар алдык, район җитәкчеләре дә булышты. Геннадий Федорович бүген...

Ивашкинода Макаровларның гаилә фермасында сыерлардан сөт саву өчен итальяннар ясаган сөтүткәргечләр монтажлаганнар. Сыерлар һәм бозаулар евро стилендә төзелгән биналарда асрала. Боларның барысын да үзләре эшләгән.


- Үземә нык тырышырга, төн йокламаска туры килә,- ди гаилә фермасы башлыгы Геннадий Макаров. -Төрле максатчан кредитлар алдык, район җитәкчеләре дә булышты.

Геннадий Федорович бүген дә саклык банкына барырга җыена иде. Бер миллион сумга максатчан (14 процентлы) кредит савым сыерлары алуга бирелә. 30 баш буаз тана инде фермаларында. Акчасын тиз арада түләргә ышандыргач, түләргә кирәк. Үзеңә ышанычны югалтырга ярамый, чөнки фермерларга кредитларсыз эш алып бару мөмкин түгел, банклар белән дустанә мөнәсәбәт булса яхшы.

Макаровларның гаилә фермасына моннан ел ярым элек нигез салынган дияргә ярыйдыр. "Үзем дә терлекчелеккә алынырга уйланып йөргән көннәрдә район җитәкчеләре гаилә фермасы оештырырга тәкъдим ясады. Моңа бик тиз ризалаштым. Җитәкчеләр һәм белгечләр 25 мал тотарлык абзар-корпус проекты табып бирделәр, аны 50 башка исәпләп үзгәрттердем.

Эшне башлау гына кирәк бит, ялан кырда, авыл башында заманча итеп төзелгән корпуста бүген инде тирес чыгару җайланмасы, сөтүткәргеч, улаклар да, бер тонна сыйдырышлы суыткыч та бар. Төзелештә аннан-моннан калганны түгел, ә нык материаллар кулланалар. Евроремонт озакламый тәмам булачак. Тирә-юнь инде тотып алынган.

Кирәк әйбер күп анысы. Янәшәдә генә бөртек саклагыч склад, котельный, бозаулар торагы төзергә исәпләре бар.

Башлаганда бер төрле уйлыйсың, эш барышында яңа идеяләр туа. Куәтле, заманча техника янына ат та кирәк икән шул, вак-төяк йөккә ник зур-зур тракторлар йөртергә?!

"Техникам җитә,- ди Геннадий. - Хәтта комбайным да бар. Анысы да тиз алынды. 2011нче елда ашлык нык уңды, арпадан, гектардан 40ар центнер уңыш чыкты. Андыйны күргән дә юк иде. Яңа комбайн бәясенең бер өлешен шул бөртек исәбенә капладык.

Сүз уңаенда. Геннадий Макаров үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә, 200 гектар җире бар. Анда арпа һәм бодай үстерәләр. Быел, мөгаен, азык культуралары да икми булмас, сыерларга сенаж хәстәрләсәң яхшы. Язгы чәчүгә җитәрлек, сыйфатлы орлык тупланган.

"Кайберәүләр бик тиз баеп китәргә тели, эшен башлар-башламас борын ук миллионнар турында хыялланалар. Алай булмый шул. Үсемчелек тармагыннан табыш алып булмый, диючеләр белән килешмим. Әйтик бүген бөртекне кулыңнан тартып алалар, ул бәяле. Иген дә үстерергә, мал да тотарга кирәк. Юкса кышын кайдан керем көтәсе?!"-ди Макаров.

Керем дигәннән, Макаровларның шәхси такта яру цехы - пилорамаларының туктап торганы юк икән - монда һәр көнне диярлек такта ярдыралар. Ивашкинода, Әккәрәйдә, тирә-яктагы башка авылларда да яңа йорт җиткерүчеләр, каралты-кураларын ныгытучылар күп, ә пилорамалар бик аз.

...Макаровларның гаилә фермасында иртәдән бирле эш кызу. Бүген иртән сыерларны сауганнар да, сөтен Алексеевскига алып киткәннәр. Улакларда ямь-яшел печән. Фураждан да өзмиләр. Утын ягып булса да, электрны экономияләргә кирәк, су җылыталар. Барлык эшләргә сыер савучы - ике, азык кертүче бер кеше җәлеп ителгән. Ике тракторчыга да эш табылып тора. Кирәк икән, авылда эшкә мохтаҗлар тагын бар.

"Үземдә эшләүче халыкка, акчам бик аз чакта да, түләргә тырышам,- ди Геннадий Макаров. - Кызганыч, әлегә маллар саны кырыклап кына, тагын сыерлар алсак, түләү артачак".

Бер сәгатьтән артык сөйләшү дәвамында Геннадийдан ник бер зарлану, кемнедер тиргәү сүзе ишетим. Оптимист кеше ул.

Әле бит уллары да шундый. Олысы Александр югары белемле энергетик. Бераз шәһәрдә эшләп караган да, анда мәгънә, кызык тапмыйча, әтисе янына кайткан. Авыл баласы бит, кулга көрәк-сәнәк алудан чирканмый. Әтисенең киңәшчесе дә.

Маллар санын күбәйтү идеясе дә аныкы. Әлегә Казанда, федераль университетта белем алучы икенче улларының булачак һөнәре компьютер технологияләре белән бәйле, гаилә фермасы документларын тәртиптә тотуда аның ярдәме дә урынлы.

Геннадийның хатыны Валентина - укытучы, әмма буш вакытында иренең кайбер мәшәкатьләрен үзенә алырга иренми.

Кичәге механик, бүген фермер Геннадий Макаров хәзер өйләрендә сирәк була, инде дүрт баш сыерларын да үзләренең төп фермаларына китергәннәр. Анда да, монда да өлгерү авыр шул. Шөкер, зарланмыйлар, сабыр гына эшлиләр. Гаиләдә бергә җыелганда да күбрәк яңа планнар коралар, малчылык, кырчылык турында сөйләшәләр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined гаилә фермасы