Чирмешәндә иген басуларының 82,9 процент өлешеннән уңышны җыеп алдылар
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә иген басуларының 82,9 процент өлешеннән уңышны җыеп алдылар

Районның кайбер хуҗалыкларында урак эшләре санаулы гектарларда калды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, хуҗалыкларда игеннәрнең 22451 гектарыннан уңыш җыеп алынган, бу – тиешленең 82,9 проценты. Барлыгы әлегә 85 мең 349 тонна ашлык суктырылган, гектар көче уртача 38 центнер тәшкил итә.

“Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында уракны төгәлләделәр. “Әккәрәй” һәм “Сөлчә” җәмгыятьләрендә иген басуларының 96 процент өлешеннән комбайннар узган. “БИО-АГРО”да бу күрсәткеч – 94, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да һәм “Ильхан”да – 88, “Лидер Трейд” җәмгыятендә – 77, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә – 67, “Кара Чишмә”дә 62 процент тәшкил итә.

Район хуҗалыкларында 10795 гектарда көзге чәчү эшләре башкарылырга тиеш, әлегә орлыклар тиешле мәйданнарның 8885 гектар өлешендә җир куенына салынган.


Нет комментариев