Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә авыл хуҗалыгы уңганнарын хөрмәтләделәр

Махсус табын көйләп, районның авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларын кафега дәштеләр.

Бу тантаналы чарада йөздән күбрәк кунак катнашты. Һәркайсы үз эшендә уңган, булган, оста, мактауга лаек.

-Район икътисадында авыл хуҗалыгы аерым урын алып тора, монда потенциал, резервлар шактый әле, - диде район башлыгы Рамил Айбатов, бәйрәмдә катнашучыларны котлап. -Һава шартлары коры булганга, былтыр үсемлекчелектә күрсәткечләребез тыйнак. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны бераз кимеде. Билгеле, моның сәбәпләре бар. Республика Рәисе ярдәме белән, 80гә 20 программасы буенча, “Ильхан” җәмгыятенә 300 баш буаз тана алдык, алар тагын булачак. Үткән ел белән чагыштырганда сөт җитештерүне күбәйттек. Кызганыч, былтыргы уңышның бер өлеше сатылмаган, бөртеккә бәя дә түбән. Чәчүлек орлыкның 40 проценты массакүләм репродукцияле. Быел яхшырак эшләүне бурыч итеп куйдык. Минераль ашламалар кайтару, техника ремонтлау дәвам итә. Уҗымнарның күп өлеше яхшы хәлдә. Сезгә, барыгызга да, нык исәнлек, эшегездә уңышлар телим. Бүген монда килгән ветераннарга да рәхмәтемне ирештерәм.

Тантаналы чарага Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров котлау юллаган, аны урынбасары Дмитрий Яшин укыды.

Механизаторларга һәм терлекчеләргә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатинның да сүзләре бар иде, ул иң элек бу тармаклар эшчәннәренә рәхмәт белдерде, быел уңай һава шартларына өметләнәбез, диде.

Бүләкләү вакыты мондый һәр бәйрәмнең истәлекле мизгеледер. Бүген дә якташларыбызның кайберләрен мәҗлес түренә чакырып хөрмәтләделәр, мактап та үсендерделәр.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”дан машина йөртүче Җәүдәт Җиһаншинга Мәскәүдән үк бүләк – Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы Министрлыгының Рәхмәтен җибәргәннәр.

-Мин бу хуҗалыкта инде 26 ел. Хәзерге КамАЗым яңа сезонга әзер диярлек, - ди ул, 60 яшьлек ветеран. -Эшсез торган юк. Хезмәт хакын да айныкын-айга бирәләр. Ял итәргә дә мөмкинлек бар.

Девичья Полянадан КФХ башлыгы Николай Якимов, “Әккәрәй”дән терлекчелек буенча оператор Петр Леонтьев, ә “Сөлчә”дән Андрей Муськин, “ЧИРМЕШӘНАГРО”дан бухгалтер-кассир Гөлия Зайцева Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына, “БИО-АГРО” тракторчы-машинисты Владимир Денисов, “Ильхан”нан машина белән сыер саву операторы Диана Нуруллина, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ветераны Розалия Гайсина Рәхмәт хатына ия булдылар.

Бәйрәмдә ветераннар: Фәрит Хисамовка һәм Линар Хуҗихановка “Татарстан Республикасы агропромышленность комплексының мактаулы ветераны” күкрәк билгесе һәм ТР агропромышленность комплексының ветераннар Советыннан котлау хаты тапшырылды. “БИО-АГРО”да идарәче булып эшләгән Руслан Хәлиуллин район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе – баш табиб Алмаз Газыймов, шул ук оешмадан ветеринария табиблары: ветлаборатория мөдире Фәридә Миначева, Ульяновка ветучастогы мөдире Дмитрий Владимиров, Түбән Кәминкә ветучастогы мөдире Николай Симайкин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бәяләнделәр.

Әлеге уңганнарга зур бүләкләрне Казаннан килгән кунак Дмитрий Яшин һәм район җитәкчесе Рамил Айбатов тапшырды.

Бәйрәм кунакларын тәмле ризыклар, матур сүзләр, моңлы җырлар белән сыйладылар, һәркемгә күчтәнәч тоттырып җибәрделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев