“ЧИРМЕШӘНАГРО”ның бер механизаторы 129 мең сум хезмәт хакы алган
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАГРО”ның бер механизаторы 129 мең сум хезмәт хакы алган

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте үз хезмәткәрләренә май ае өчен хезмәт хакы биргән. Язгы кыр эшләрендә армый-талмый эшләгән механизаторлар арасында кулларына 100әр мең сумнан күбрәк акча алучылар бар.

Шулай итеп, әлеге хуҗалык хезмәтчәннәре Сабан туйларында рәхәтләнеп күңел ачар, тәм-томнар, бүләкләр белән гаиләләрен сөендерер. Сабан туе бит ул – төп алар хөрмәтенә оештырылучы күңелле чара, кыр уңганнары, игенчеләр бәйрәме.

-Безнең җәмгыятьтә язгы кыр эшләрендә утызлап кеше катнашты, һәркем тырыш хезмәт куйды, алай да механизаторлар: Чирмешәннән  Александр Беззубовны, Иске Сережкино авылы егетләре, бертуганнар Дмитрий һәм Михаил Корниловларны аерым мактап үтәр идем.  Бүген хуҗалык  кырларында үсентеләрне саклыйбыз – чәчелгәннәрне корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртәбез, бөртек комбайннарын уракка әзерлибез, - ди “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте җитәкчесе Илшат Гозәеров.

Марат Гомәров фотосы


Нет комментариев