“ЧИРМЕШӘНАГРО” үрнәк күрсәтә
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАГРО” үрнәк күрсәтә

Чирмешән районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчү темпы көчәя бара.

Соңгы көннәрдә уртача бер мең гектарда орлыкларны җир куенына салалар.

Чәчүдә “ЧИРМЕШӘНАГРО” аеруча тиз эшли, монда тиешленең 52 процентында чәчкечләр узган да. “БИО-АГРО”да бу күрсәткеч - 23, “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятендә - 29 процент.

Тулаем 5237 гектарда, ягъни планлаганның 14 процентында бодай, арпа, солы,борчак, көнбагыш чәчелгән.

Көздән сөрелгән җирләрдә дым каплату төгәлләнде диярлек.

Кадыйр Гомәров фотосы


Нет комментариев