Чирмешән районында уракка төшүчеләр күп түгел әле
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында уракка төшүчеләр күп түгел әле

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә бөртеклеләр, 21 процент мәйданнан, ягъни 584гектардан суктырылган да.

Биредә уҗым бодаеның бер гектарыннан уртача 20 центнер уңыш җыялар.

“Әккәрәй” һәм “БИО-АГРО”да да урак темпы көчәя, уңыш та, елына күрә, начар түгел.

“БИО-АГРО” һәм “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятьләрендә борчак суктыруны төгәлләделәр.

Тулаем район буенча 1602 гектардан бөртек суктырылган, бу барлык мәйданның 4 проценты кадәр.

Күпчелек шәхси предприятиеләр, фермерлар уракка керешмәгән әле. Моның төп сәбәбе – бөртек чи.

Кадыйр Гомәров фотосы


Нет комментариев