Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында әле тагын 8 мең гектарда бөртеклеләр уңышын суктырасы калды

Урак дәвам итә. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, барысы 31 мең гектар мәйданда бөртеклеләр уңышы суктырылган (79 процент). Гектар көче 32,7 центнер. Ындыр табакларына 103 мең тонна бөртек кайткан.

“Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыгында уҗым һәм сабан бодае, арпа тулысынча җыеп алынган, алдагы көннәрдә көнбагыш кына суктырасы кала.
“ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә”, “Ильхан” җәмгыятьләрендә дә бөртеклеләр уңышын өлгер җыялар. 
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә 1100 гектарда, планлаган кадәр уҗым бодае чәчеп куйдылар. “Сөлчә” дә бу эштә алдынгы. Район буенча алганда, тулаем 4040 гектарда арыш һәм уҗым бодае орлыклары җир куенына салынган, ягъни тиешленең 
33 проценты кадәр генә. Сүз дә юк, моңа озак вакыт явым-төшемнәр булмау да сәбәпче.
Районда бөртеклеләр мәйданнарының 37 проценты, 
14 мең 617 гектары “БИО-АГРО”да, шуның 10 мең гектарында комбайннар эшләгән дә.
Тиешленең 15 проценты кадәр, 7685 гектар җир эшкәртелгән. Бу өлкәдә “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Тепсуркаев В.Ә.”, “Әккәрәй”, “Кара Чишмә” хуҗалыклары алда.

– Уҗым бодаен яхшы эшкәртелгән җиргә, ашлама кертепчәчтек, – диде “ЧИРМЕШӘНАГРО” җитәкчесе Илшат Гозәеров. – Чәчүдән бушаган агрегатларны да җир сөрүгә чыгарабыз. Әлегә бу эштә 2 трактор эшләде. Үзебезгә җитәрлек, сатуга да калырлык байтак орлык, чистартылып, коры килеш, саклауга салынды. Кырдан кайтмыйбыз әле, бу атнада сабан бодаен суктыруны төгәлләп, өлгерүенә карап, көнбагыш басуларына керәбез. 

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да  11 мең тоннадан күбрәк бөртек суктырганнар, бер гектардан уртача 42,2 центнер уңыш җыялар. Уҗым бодаеның гектар көче 48 центнер ук.

фото Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев