Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндәге “БИО-АГРО” җәмгыятендә арпа уңып үскән

Бу хуҗалыкта үткән атнада ук уракка керештеләр. Эш темпы көннән-көн көчәя бара.

Быел игеннәр уңып үскән монда, арпадан, мәсәлән, гектардан уртача 40 центнер уңыш чыга, борчактан – 27.

“БИО-АГРО”да әлегә тиешленең 5 процент өлешеннән, 674 гектардан уңыш суктырылган. Биредә бөртекле культуралар 14 мең 617 гектар мәйдан били. Басуларда дистәдән күбрәк комбайн эшли.

“Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятендә дә уҗым бодае суктыралар. 300 гектар мәйданнан 1200 тонна бөртек җыелган, ягъни гектардан 40 центнер.

“ЧИРМШӘНАГРО” комбайннары 250 гектар мәйданны иңләгән, ягъни тиешленең 9 процент өлеше буйсындырылган. Борчакның гектар көче 30 центнер тирәсе.

Башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар бөртеклеләр урып-җыюга керешмәгән әле.

Район буенча быел бөртекле культуралар 39 422 гектарда игелде. Аның әлегә 1244 гектарында (3,2 процент) комбайннар эшләгән.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X