Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә сыер савучылар кул көрәштерде

Район терлекчеләрен, сөт тапшыручыларны һәм сөт җыючыларны Сабантуй мәйданына чакырып, зур бәйрәм оештырдылар, кунак иттеләр. Бәйрәм тантанасын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ачып җибәрде, көнне-төнгә ялгап эшләгән терлекчеләргә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде. -Сезнең эштә яллар юк, терлекләрне дә алдап булмый, яхшы ашаткан, тәрбияләгән мал гына тиз үсә һәм мул сөт бирә,...

Район терлекчеләрен, сөт тапшыручыларны һәм сөт җыючыларны Сабантуй мәйданына чакырып, зур бәйрәм оештырдылар, кунак иттеләр.

Бәйрәм тантанасын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ачып җибәрде, көнне-төнгә ялгап эшләгән терлекчеләргә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде.
-Сезнең эштә яллар юк, терлекләрне дә алдап булмый, яхшы ашаткан, тәрбияләгән мал гына тиз үсә һәм мул сөт бирә, - диде район башлыгы. - Уңышларыгыз да, уңышсызлыкларыгыз да күз алдында.
Бу елның яртысына йомгак ясаганда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерүдә, терлек санын арттыруда да алга китеш сизелә. Районда бүген 6177 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 1804се савым сыеры. Үткән ел белән чагыштырганда, маллар 8 процентка күбәйгән, ә сөт җитештерү 23 процентка. Бер сыердан уртача 1610 килограмм сөт савылган, ягъни үткән елдагы шул чордан 99 килограммга күбрәк. Былтыргыдан 257 башка күбрәк, 1267 баш бозау алганнар.
"Авангард", "Сөлчә" җәмгыятьләре, "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Түбән Кәминкә бүлекчәләре сөт җитештерүдә һәм сатуда иң яхшы эшләүчеләр.
Шәхси хуҗалыклардан сөт сату буенча да алга китеш сизелерлек. Ярты елда 16991 центнер сөт сатып, 24 миллион 638 мең сум табыш алынган (2015нең шул чорында 16 миллион 614 мең сум булган). Шәхси хуҗалыкларда савым сыерларының баш саны да бераз арткан, хәзер алар 1826 баш. Иң күп сыер Чирмешән авыл җирлегендә (225). Түбән Кәминкә авыл җирлеге икенче урында (202).
Шундый уңышлар булганда бәйрәм итәргә дә була, мал асраучыларга да бераз ял кирәк. Тик бәйрәм, дип эшләренә хилафлык китермиләр, иртән малларын карап, сыерларын сауганнар, кичке савымга кайтып җитәләр.
Терлекчеләр эштә генә түгел, спортта да сынатмыйлар: көрәштеләр, чүлмәк тә ваттылар, кул да көрәштерделәр, көянтә-чиләк белән су да ташыдылар, саву аппаратларын да бик тиз сүтеп җыйдылар.
Кул көрәшендә Түбән Кәминкә бүлекчәсеннән бозау караучы Миләүшә Гарифуллинага тиңнәр булмады, нәзек кенә беләкләре белән барын да җиңде, беренче булды ул.
Сүз уңаенда, бу бәйрәмгә алар хуҗалыктан дүртәү (Миләүшә Гарифуллина, Розалия Газизова, Татьяна Гыйрфанова, Фәһимә Сәрвәрова) килгәннәр. Кызлар өчесе Кәминкә киленнәре, ә Фәһимә апа пенсия яшендә булса да, Югары Кәминкәдән килеп эшли.
-Авылда ферманың торгызылуына бик шатландык, эшле булдык, - диләр бәйрәмгә килгән терлекчеләр. - Хезмәт хакы да яхшы, акчалата да, натуралата да бирәләр.
Уеннарда катнашкан терлекчеләр кочак-кочак бүләкләр белән китте, аннан соң саф һавада табын артында сыйландылар.
Слеттан фотолар: http://www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/10382-slet-zhivotnovodov-v-cheremshane-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы кул көрәштерү сыер савучылар терлекләр