Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә техник карауны “бишлегә” үттеләр

Шушы көннәрдә “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте механизаторлары һәм машина йөртүчеләре имтихан тотты, биредә авыл хуҗалыгы машиналарына техник күзәтү үткәрделәр.

Әлеге җәмгыятьтә бу эшне  ел саен диярлек иң беренчеләрдән булып һәм иң оешкан төстә башкаралар.

-Тракторны көздән үк ремонтлый башладым, - ди “Т – 150” иярләүче Сергей Евстафьев, ул Югары Кармалкадан килеп йөри.– Мин аны сүтеп җыйдым дисәң дә була. Техник карауга ел саен шулай җитди әзерләнәбез. Кемдер өчен түгел, үзебез өчен тырышабыз. Техника төзек булырга тиеш. Әйтик, еш кына томан вакытында юлга чыгарга туры килә. Шунда фаралар эшләмәсен ди, тракторны юлда күрмәскә дә мөмкиннәр. 1990 нчы елгы тракторым кырга чыгарга тулысынча әзер.

Биредә техниканы көздән үк ремонтлый башлаганнар, бу эш кыш айларында да тукталмаган, монда җылы гараж бар, белгечләр үз урыннарында, запас частьләр белән проблема юк, эшчеләрне кайнар аш белән тәэмин итәләр. Ел саен хезмәткәрләргә бер төрле эш киемнәре, хәтта җылы курткалар да бирәләр.

Районның выл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында барлыгы 237 трактор исәпләнә, шуларның яртысыннан күбесе ремонтланган, калганнары да төзек,ягъни язгы кыр эшләренә тракторлар паркы 98 процентка әзер, - ди идарәнең җитештерү – маркетинг бүлеге консультанты Радик Назыйров. - Кыр эшләрендә быел 21 универсаль чәчү комплексы катнашачак, аларның 19 сы ремонтланган. Чәчү агрегатларының да күбесе эшкә кушарлык.

-Техник карау ул - беренче чиратта иминлек. Төзек техникада курыкмыйча эшләргә була, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. – Аннан соң инде ул кешене дә тәртипкә өйрәтә.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район буенча инженер-инспекторы Илнур Сәлахов та 11 берәмлек тракторны карап чыккач, канәгать калды.

- Безнең тарафтан дәгъва юк. Барлык тракторлар да ремонтланган, барысында да ут сүндергечләр, аптечкалар бар.  Тормоз, руль системасы, тышкы яктырту җайланмалары төзек. Тракторлар, тагылма агрегатлар буялган, тәртипкә китерелгән. Агрегатлар номерлары тәкъдим ителгән документларга туры килә. Механизаторларның таныклыклары бар, берсенең дә срогы чыкмаган, - ди инженер – инспектор. – Техник карау, график нигезендә, башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә узачак. Инде бу хакта беләбез, “Серендеев Н.И.”, “Әккәрәй” хуҗалыклары да бу чарага җитди әзерләнә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев