Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының Туймәт авылында бер кече фермадан 2018 елда 48 тонна сөт сатканнар

Туймәттә байтак сыер асраучы Мидхәт Кәримов хуҗалыгы 2018 елда хәзерләүчеләргә 49 тонна сөт тапшырган. Бу – районда иң югары күрсәткеч.

Кара Чишмәдән Роза Шәфыйкова (33 тонна) - икенче, Иске Үтәмештән Сәгыйть Хөснетдинов (32 тонна) өченче буларак бүләкләнделәр.

Тулаем 100 тоннадан күбрәк сөт җыйган Тәлгать Могыйзов (Иске Кади), Флер Әхмәтҗанов (Кармыш), Маргарита Белорусова (Ивашкино) – беренче, икенче, өченче дәрәҗә Диплом ияләре.

Яхшы сыердан яхшы бозау алсаң икеләтә отасың. Монысы инде сыерларны вакытында, сыйфатлы орлык белән каплатуга бәйле. Бу эштә дә оста технологлар күп районда – Иске Кадидан Солтан Мотыйгуллин (беренче урын), Кара Чишмәдән Саим Мотыйгуллин (икенче урын), Иске Үтәмештән Гөлфия Хөснетдинова (өченче) былтыр да үз вазыйфаларын төгәл башкарганнар.

2018 елда районда шәхси хуҗалыклардан 3815 тонна, ягъни 76 миллион 299 мең сум бәялек сөт сатып алынган һәм җитештерүчеләргә тапшырылган.

Шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алуны оештыру – авыл җирлекләренең мөһим, көндәлек бурычы. Бу яктан да алдынгыларны билгеләделәр. Ел дәвамында 487 тонна сөт җыйган Түбән Кәминкә җирлеге җиңүче дип табылды. Санап-санап карадылар да, исләре китте, бу бит тамчылап җыелган, бик күп – 8 вагон-цистерна сөт дигән сүз. Чирмешән җирлеге (429 тонна) – икенче, Ивашкино җирлеге (354 тонна) – өченче урында.

Түбән Кәминкә җирлегенннән әле дә шактый күп – көн саен 1 тонналап сөт сатып алалар. Былтыр да шул чама булган.

-Үткән ай өчен сөтнең һәр килограммына 21 сум исәбеннән акча түләнде, - ди әлеге җирлек башлыгы Рәдиф Халиков. –Бездә 13 кече ферма бар, һәркайсы савым сыерлары тота. Әле тагын ике гаилә шундый эшкә документлар әзерли.

Район мәдәният йортында көйләнгән мәҗлескә барлык авыллардан диярлек актив сөт тапшыручыларны, шулай ук сөт җыючыларны  һәм ясалма орлыкландыру технологларын – барысы 150 ләп кунак чакырганнар. Аларга тәмле ашлар әзерләнгән, ә үзешчән артистлар концерт номерлары белән күңелләрне күтәрделәр.

-Сөт – стратегик, кеше өчен иң кирәкле ашамлыкларның берсе. Аны җитештерү, урнаштыру, эшкәртү һәм продукциягә әверелдерү – зур, авыр хезмәт. Һәрберегезгә рәхмәт, ил-көннәр тыныч, һава шартлары уңышлы булсын, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. -Элемтәләр механизмы көйле эшләргә тиеш. Ниндидер проблема туса, без -  җитәкчеләр аларны мөмкин кадәр тиз арада бетерергә бурычлы.

Слет кунакларының берсе -  Лашманнан Хәдичә апа Лотфуллинага бу айда 78 яшь тула. Малсыз яшәмәгән, малсыз тора да алмый.

-Бүген 12 сыер савабыз, көн саен уртача 85 кило сөт сатабыз, - ди ветеран. -Кайбер сыерлар ташлатты. Саву аппаратыбыз бар, районнан бушлай бирделәр. Сыерларны улым белән карыйбыз, бергә савабыз. Эштән курыкмыйм, мин бит Якты Тау кызы, уңган нәселдән. Элек тә “яндырып” эшләдем, кечкенә булсам да, миңа бер капчык бөртек күтәрү берни тормады. Яшьрәк вакытта көненә 41 сутый борчак чабып үстек шул. Ходай Тәгалә шундый иксез-чиксез көч бирә.

Хәдичә апа кебекләр булганда быел да районның күрсәткечләре яхшырмый калмас – ел дәвамында тулаем 4000 тонна сөт җыю хыялы (2018 дә, алда язылганча, 3815 тонна иде) тормышка ашар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә сөт җыючыларны, сөт тапшыручыларны кунак иттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев