Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының "Ильхан" җәмгыяте уракны беренче булып тәмамлады

Бу җәмгыятьтә уҗым бодае, солы һәм арпаны тулысынча җыеп алганнар. 1417 гектар мәйданның иң зур өлешендә “Тукано” комбайнында Айрат Сафин эшләгән, 18 мең центнер чамасы бөртек суктырган.

-Җитәрлек күләмдә арпа һәм солы орлыкларын саклауга салып куйдык, - ди агроном Николай Борин. - Бер гектарга уртача 80 килограмм минераль ашлама кертеп, дымлы туфракка, 500 гектар уҗым бодае чәчтек, барысын да чиста пар җиренә.

Хәзер “Ильхан”дагы төп техника силос салуга җәлеп ителгән , моның өчен 300 гектарда кукуруз үстергәннәр, тагын 100 гектары -бөртеккә.

Район буенча алганда бөртекле – кузаклылар 29 мең  гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 85  процент өлешеннән суктырып алынган.

11 мең  гектарда уҗым бодае чәчелгән (планлаганның 73  проценты), 13 мең гектарда җир эшкәртелгән  (25 процент).

“ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә”, “КүтәмәАГРОфирмасы”, “БИО АГРО”, “Әккәрәй”  җәмгыятьләре уракны төгәлләп киләләр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев