Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районындагы 100 мини-фермада 675 баш сыер асрала

Районда сөтчелек юнәлешендә оештырылган 100 мини-фермада 675 баш сыер асрала. Ел башыннан савым сыерлары саны 16 га арткан. Тугыз ай йомгаклары буенча, бу эштә безнең район республикада өченче урында.

Үткән елларда һәм быел әлеге, әлеге мини-фермаларны үстерү буенча программага кергән 27 хуҗалыкның бары берсендә генә эш  башланмаган. Ел башында документлар җыйган 20 хуҗалык, җәй айларында төзелеш эшләрен тәмамлап, субсидия дә алган. 2017 елда 14 хуҗалык дәүләт ярдәменнән файдаланган булган. Калган хуҗалыкларда эш дәвам итә. 2017 елда субсидия алган 4 мини-фермада төзү эшләрен быел тәмамланганнар. Әлеге программага керергә теләк белдергән тагын ике гаилә бүген документлар туплау белән мәшгуль.

-Иске Кади авыл җирлегендә бу юнәлештә эш  аеруча яхшы оештырылган. Авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов  үрнәгендә, ике  ел эчендә җирлектә 15 мини-ферма   барлыкка килде, - ди район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. - Лашман, Түбән Кәминкә, Иске Үтәмеш, Иске Котыш авыл җирлекләрендә дә бу өлкәдә эш яхшы бара. Элек гел  тәнкыйтькә эләккән Утыз Имән һәм Күтәмә авылларында да быел икешәр мини-ферма төзелә.

Бу программа өч ел эшләү дәверендә  Бәркәтә, Ивашкино, Ульяновка авыл җирлекләрендә нибары 1-2  мини-ферма  төзелгән, быел аларда төзелеш эшләренә алынучы бөтенләй булмаган. Ә менә  Түбән Кармалка һәм Шешминка авыл җирлекләрендә бер генә мини-ферма да юк.

Мини-фермалар төзелә башлагач  районда мөгезле эре терлекләр  һәм савым сыерлары  саны да сизелерлек  арткан. Өч елда мөгезле эре терлек саны -  496 дан 932 гә, сыерлар – 219 дан 675 кә җиткән. Быел эшли башлаган 20 мини-ферма хисабына савым сыерлары саны 87 башка арткан, тик кайбер хуҗалыкларда сыерлар саны кимү сәбәпле, реаль үсеш 16 гына.

-Республикадан бирелүче субсидия хисабына мини-ферма төзү отышлы. Әле моннан тыш район да төзелеш материаллары белән булыша. Мини-ферманың ничә башка исәпләнгән булуына карап, керамзит блоклар, цемент һәм агач материаллары бирелә, - ди Әмир Сәлим улы. - Хәзер документлар туплау өчен иң уңайлы чор, язга, иркенләп, төзелеш эшләренә керешергә була.

Республикада эшләп килүче тагын бер программадан мини-ферма хуҗалары гына түгел, һәркем файдалана ала. Буаз тана сатып алган кешегә бер баш мал өчен республика  - 15 мең, район 10 мең сум акча күчерә. Әгәр мал чит республикадан алынган булса, республика 30 мең сум ук бирә. Тик сатып алынган тана өчен исәп-хисап акчаны банк аша  күчерү юлы белән башкарылырга тиеш.

2015 елның декабреннән башлап бүгенге көнгә кадәр мини-фермалар төзелешенә республика бюджетыннан районга 18 миллион 260 мең сум субсидия бирелгән. Ә район ярдәме 5 миллион сум (төзелеш материаллары, саву аппаратлары, тана алучыларга бирелгән субсидия)  тәшкил итә.  Күренеп тора, терлекчелек белән шөгыльләним дигән кешегә мөмкинлекләр, ярдәм  бар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев