Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында уракта 79 комбайн катнашачак

Быел районда игеннәрне җыеп алуда барлыгы 79 комбайн катнашачак. Бүген аларның 88 проценты кырга чыгарга әзер.

Бу көннәрдә район хакимияте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре хуҗалыкларда булып, комбайннарның уракка әзерлеген тикшереп йөриләр.

-Уракка төшәргә санаулы көннәр калып бара, шуңа да комбайннар, башка төр техника һәм ындыр табаклары бүгеннән әзер булырга тиеш, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. – Тулаем районда уракка әзерлек начар түгел. Шулай булса да, тынычланырга ярамый, җитешсезлекләрне тиз арада бетерергә кирәк.

Кайбер хуҗалыкларның комбайннары бүгеннән кырга чыгарга әзер. Әйтик, “ЧИРМЕШӘНАГРО”- да дүрт комбайн сафта. “Сөлчә”, “Био-Агро” җәмгыятьләре дә төзекләндерү эшләрен тәмамлаганнар, техникада эшләргә кадрлары бар. “Серендеев Н.И.”, “Тепсуркаев В.А,”, “Горбатов К.Р.” крестьян-фермер хуҗалыкларын да бу яктан мактап телгә алып була.

– Тикшерү вакытында комбайн агрегатларының герметиклыгына аеруча игътибар бирелә, - ди Ильяс Нәгыймулла улы. – Ул начар булса, басудан җыелган уңышның 30 проценты югалырга мөмкин. Моңардан тыш, хезмәтне саклау чараларын күз уңыннан ычкындырмау зарур. комбайннар медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары, янгын сүндерү җайланмалары белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Әле менә шушы көннәрдә генә Чистай районында бер комбайн уракка да чыгып өлгермәгән, янып киткән, ярый әле механизаторына зыян килмәгән. Шуңа да комбайннарны чистартып, юып торырга кирәк.

Кызганыч, кайбер хуҗалыкларда бер генә комбайн булып та, алар әле һаман да каралмаган. “Камалов И.Р.” һәм “Бесчастнов А.В.” хуҗалыклары шундыйлардан.

Районның язгы һәм көзге бөртекле культуралар үскән мәйданнарын хуҗалыкларда булган техника санына бүлсәң, бер комбайнга 380 гектардан артык эш мәйданы туры килә. Бу аз түгел.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев