Чирмешән районында сенаж салуны тизләтәсе бар
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында әлегә 2413 тонна (план – 5170) печән әзерләнгән. Сенаж салучылар берничә генә.
“Әккәрәй”нең яңа уңыштан бер баз сенажы бар.
Гомумән алганда, азык әзерләүне ашыктыру зарур. Үләннәр өлгерде, соңга калсаң, алар картая, туклыклы үзлекләрен, сыйфатын югалта башлый. Хуҗалыкларда 34 тоннага якын яфраказык әзерләнергә тиеш. Бу эштә аларга район оешмалары булышачак, һәрберсенә диярлек конкрет задание җиткерделәр.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев