Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында пайчылар белән исәп-хисап ясалып бетмәгән әле

Авыл кешесе белән сөйләшә башласаң, сүз я сөт акчасына, я пай җирләренә әйләнә дә кайта. Дөрес, соңгы вакытта күпчелек авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арендага алган пай җирләре өчен исәп-хисапны вакытында ясыйлар, шулай да кайбер хуҗалыкларның вәгъдәләрен үтәмәүләре турында дәгъвалар ишетергә туры килә. Шуны да исәртергә кирәктер, исәп-хисап, нигездә, урып-җыю беткәч ясалырга тиеш, тик инвесторлар бу эшне соңракка калдыралар икән, чөнки ел йомгакларын февраль – март айларында ясыйлар, диләр. Чынлыкта  ничек соң ?

Марат Миншин  (Кармыш): - Безнең авылда пай җирләре сигез крестьян-фермер хуҗалыгына арендага  бирелгән. Бүген кемдер пай җирләре өчен түли башлады, кемдер салым өлешен генә каплады, әле бөтенләй дә түләмәүчеләр бар. Ләкин әлеге проблема уңай хәл ителер дип өметләнәбез.

Резеда Галиева (Иске Үтәмеш): - “БИО АГРО” җәмгыяте 2017нче ел өчен авыл халкы белән тулысынча исәп-хисап ясады, бер гектарга  уртача 500 сумнан акчалата таратты.

Быел да акчаны өлешләп күчерә башладылар, мин җәмгыятьнең ышанычлы кешесе буларак, акча минем счетка күчә. Әүвәл салымнарны капладык, калганын авыл җирлеге аша халыкка таратачакбыз.

Полина Митрофанова (Яңа  Элмәле): - Безнең авылда пай җирләре өчен түләү мәсьәләсендә проблема булганы юк, ел саен “Сөлчә” җәмгыяте  җыеп алган уңыштан халыкка да өлеш чыгара. Быел бер пайга 3 центнер бодай бирделәр. Бөртеге дә бик яхшы, чистартылган, кипкән. Кирәксенүчеләр печән дә ала алдылар, ә саламны бездә бушлай бирәләр. Салымнарны үзебез түлибез.

Каимә Нуретдинова (Әмир): – Быел, узган ел өчен дә, пай җирләре өчен исәп-хисап ясамадылар әле. Авыл җирлеге башлыгы эш судка барып җиткән диде, көтәбез инде. Аңа кадәр бөртекләтә дә, акчалата да биргәләделәр. Ә менә пай җирләре өчен салым кәгазьләре килде, аны барып түләдек. 

Ирина Миронова (Шешминка): - Халыкның пай  җирләре  “БИО АГРО” җәмгыятендә арендада. Әлегә кадәр алар ел саен халыктан алган җирләр өчен я акча, я бодай бирделәр. Быел акчалата исәп-хисап ясарга вәгьдә иткәннәр иде, ничек булыр? Халыкка пай җирләре өчен салым түләргә кәгазьләр тараттылар. Кайберәүләр аларны түләде, башкалар инвесторларның сүзен көтә. Әлегә бу мәсьәләдә ачыклык юк.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев