Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында орлык җитәрлек, әммә сыйфатын яхшыртасы бар

План буенча, безнең район кырларына киләсе елда чәчү өчен 6850 тонна орлык кирәк, бүген район хуҗалыкларында 7538 тонна орлык запасы бар, шуның 5000 тоннага якыны «Россельхозцентр»ның район бүлегендә тикшерелгән.

– “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә” җәмгыятьләре, “Серендеев Н.И.” крестьян-фермер хуҗалыгы һәм башка кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре орлыкларның сыйфатын тикшертеп, саклауга салып куйдылар, - ди әлеге оешма җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. – Кайберәүләрдә, әйтик, “Камалова Р.И.”, “Тепсуркаев В.И.” хуҗалыкларында бүген әле калибрлау эшләре бара. Һава температурасы 15-20 градустан түбәнәйгәнче бу эшне төгәлләп, орлыкларны тынычлыкта калдырырга кирәк.

Биредә орлыкларның сыйфатын көз дә, яз да тикшерәләр. Аның нәтиҗәләре буенча, хуҗалыкка сынау беркетмәсе тапшырыла һәм орлыкларны нинди препаратлар белән эшкәртергә, күпме чәчәргә кирәклеге хакында киңәшләр бирелә.

Хуҗалыкларда орлык бар, ләкин аны даими яңартып торырга кирәк, дип саныйлар белгечләр. Моңа тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми, аеруча крестьян-фермер хуҗалыклары орлыкчылык белән юньләп шөгыльләнмиләр. Кайберәүләр хәзер дә сорты билгесез һәм күптәннән чәчелә торган, түбән репродукцияле орлыклар белән эш итәләр. Кайберләренең орлыкларны киптерү, саклау, чистарту, калибрлау мөмкинлекләре дә юк. Аларга орлык җитештерүче хуҗалыклар белән эшләү отышлы булыр иде. Орлыкны сатып алырга да, алмаштырырга да мөмкин.

- Орлыкны вакытында алыштырмыйсың икән, аның яңа уңыштан алынган күп өлеше массакүләм репродукциялегә әйләнә. Шунлыктан хуҗалыклар чәчүлек материалны вакытында алыштыру чарасын күрсеннәр иде, - ди Фәнил Шәрип улы. – Орлыкны да әллә кайдан эзләргә кирәкми, районда “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте орлыкчылык белән җитди шөгыльләнә, югары уңыш бирә торган сортлар үстерә. Яз көне алардан Мәскәү, Ленинград өлкәләреннән, Башкортстаннан кадәр килеп, орлык алып киттеләр. Быел “Гатин Д.М.” крестьян-фермер хуҗалыгында да орлык фондын өлешчә яңарткан иделәр, яхшы уңыш та җыеп алдылар. Орлыкларын яңартучыларга дәүләт субсидия белән дә булыша. Вакытында тиешле документларны гына тапшырырга кирәк. Аннан соң төрле шартларга җайлаштырып чыгарылган сортларны кулланырга киңәш итәр идем. Чөнки ел да төрлечә килә бит: я корылык күзәтелә, я, киресенчә, янгырлар күп ява, нәтиҗәдә, уңыш та төрлечә була.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалыкларда орлыкчылык эшен тиешле дәрәҗәдә алып барырлык белгечләр - агрономнар юклыгы да бик начар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев