Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында көнбагыш суктыралар

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте, көнбагыш уңышын да җыеп, уракны тулысынча төгәлләде.

Әлеге хуҗалыкта көнбагыш 850 гектарда игелгән, ындыр табагына 1700 тонналап бөртек кайткан. Гектардан уртача 20 центнер уңыш җыйганнар.

“БИО АГРО”да көнбагышның күпчелеге тамырда әле, ул 8687 гектар мәйдан били, шуның 1297 гектарында комбайннар эшләгән. “Әккәрәй”дә (680 гектар), “Тепсуркаев В.А.” (1000) җәмгыятьләрендә дә бу культура шактый, аны әле җыя башламаганнар.

30 меңгә якын гектарда, ягъни тиешленең 55 процент өлешендә җирләр туңга сөрелгән. Сөрү агрегатларына “ЧИРМЕШӘНАГРО”да эш инде бетеп тә бара, монда көнбагыш участокларында да озак тоткарланмаслар.

“БИО АГРО” да бу агротехник чара шулай ук көйле бара.

Кайбер хуҗалыкларда исә уңышы җыеп алынган участокларда башта салам җыясы, эскертлисе бар. “Әккәрәй”дә, “Ильхан”да, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә сөрәсе җирләр бик күп.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев