Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында фураж бөртеге тәкъдим итәләр

Быелгы һава шартлары мал асраучыларга өстәмә мәшәкатьләр тудырды: үләннәр уңмады, бөртек уңышы да чамалы. Алай да күпчелек печән хәстәрли алды, җаен тапты.

Фураж ягыннан да проблеманы чишү юллары бар. Безгә мәгълүм булганча, райондагы кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм фермер хуҗалыкларының яңа уңыш бөртеге сатарга да мөмкинлеге бар. Әйтик, “Сөлчә” һәм “Тепсуркаев В.Э.” җәмгыятьләре килограммын 15 сумнан арпа тәкъдим итәләр. “Әккәрәй”дә, “Фәхретдинов Й.М.” крестьян-фермер хуҗалыгында бу культура шул ук бәя тора.

Моңа кадәр, урак башында, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте шактый уҗым бодае сатты.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев