Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында шикәр чөгендере заводларга озатылган

Быел районда шикәр чөгендере 1473 гектарда чәчелгән иде. Татлы тамырны өч хуҗалыкта үстергәннәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, инвесторларда, "Лениногорск Агрофирмасында" 903 гектардан 28896 тонна шикәр чөгендере җыеп алынган (гектардан уртача уңышы 320 центнер). "Чирмешән АГРО" җәмгыятендә бу культура 520 гектар мәйданны биләп, биредә 17420...

Быел районда шикәр чөгендере 1473 гектарда чәчелгән иде. Татлы тамырны өч хуҗалыкта үстергәннәр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, инвесторларда, "Лениногорск Агрофирмасында" 903 гектардан 28896 тонна шикәр чөгендере җыеп алынган (гектардан уртача уңышы 320 центнер). "Чирмешән АГРО" җәмгыятендә бу культура 520 гектар мәйданны биләп, биредә 17420 тонна уңыш җыйганнар (бер гектардан 335 центнер). Әлеге хуҗалыклар шикәр чөгендере ташуны күптән төгәлләделәр. Сүз уңаеннан, киләсе елда "Лениногорск Агрофирмасы" шикәр чөгендере мәйданнарын 600 гектарга арттырырга һәм 1500 гектарга җиткерергә планлаштыра.
"Авангард" җәмгыяте дә 50 гектар мәйданда игелгән татлы тамыр алуны тәмамлаган. Хәзер аны шикәр заводына озатасы калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы шикәр чөгендере алынган завод