Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы комбайнчылары уракта тырышлар, сайлауларда активлар

БИО АГРО“ - районда иң зур хуҗалык, бертеклеләр генә дә 10 мең 600 гектарда игелә. Комбайннарга 3-4 көнлек эш калган.

- Быел эшләргә дә кызык, уңыш яхшы, басулар чиста, һава торышы да көйләнде, - ди комбайнчы Илһам Мортазин. - Менә, тавышымны бирәм, сайлыйм да, янә кырга китәм. Ә сайланасы депутатларга теләгем бер – яхшы законнар кабул итсеннәр, авыл хуҗалыгына күбрәк булышсыннар, яшьләрне кайгыртсыннар.

Рәмис Хәсәенов комбайнда беренче генә сезон, алай да алдынгылар сафында.

- Кичә 15 бункер бодай суктырдым, эш көйле бара, - ди яшь механизатор. - Айныкын-айга хезмәт хакы алабыз, бу эшкә дәрт уята.

- Бездә эшләүчеләр – төрле авыллардан. Күбесе иртән үк сайлау участокларына барганнар, - ди җәмгыять идарәчесе Руслан Хәлиуллин.

Чирмешән районының башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә урак азагына якынлаша, 75 процент чамасы мәйданнан уңыш суктырып алынган да. “ЧИРМЕШӘНАГРО“, “Сөлчә“, “Әккәрәй“, “Күтәмә АГРОфирмасы“ жәмгыятьләрендә уңыш та яхшы, темп та югары.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X