Чирмешән районы хуҗалыкларында уҗым чәчүне тизрәк башларга киңәш итәләр
Район хуҗалыкларында уҗым чәчә башларга вакыт. Кайбер районнарда бу эш кызу темпларда бара.
Уҗым бодае чәчсәң, уңасың. Быел безнең районда бу культураның уртача гектар көче 24 центнер. “Күтәмә АГРОфирмасы” аннан – 35, “ЧИРМЕШӘНАГРО” 33 центнер уңыш җыя. Корылык, дым җитмәү сәбәпле, арпа җыемы азрак булачак.
Уҗым бодае, билгеле, ашлама кертеп, пар җиренә дә чәчсәң, кышка ныгып кала, яз дым ала, иртә өлгерә. Саламы да күп чыга.
Әлегә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 11 мең гектардан, ягъни тиешленең 37 процент өлешеннән арыш, уҗым бодае, арпа, солы уңышы җыелган. Бүген арпа участокларында кызуырак кыймылдау зарур. Өлгерә алсаң, аны, арасында яшел чүп үләннәре дә күп, егып алу яхшы, юк икән - турыдан-туры суктырырга, киптерү, чистарту җаен табарга кирәк. Һава торышы гел болай тормас.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев