Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында рапс, арпа, солы, көнбагыш, гәрчич тә чәчәләр

Бүген авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен җаваплы чор, алар алдында кыска срокларда, җирдә җитәрлек дым булганда, сабан һәм башка культураларны чәчү бурычы тора.

Билгеле, мондый чакта төп җаваплылык механизаторлар җилкәсенә төшә, алар ялны белми, көнне - төнгә ялгап эшлиләр.

“Сөлчә” җәмгыятендә көн саен кырларга берничә агрегат чыга. Әйтик, Семен Васюткин “МТЗ-80” тракторы белән 1100 гектар җирдә тырмалау эшен башкарган. Рәдиф Әхмәтҗанов “МТЗ-1221” тракторында 600 гектар мәйданда дым каплаткан. Василий Шадровның  “МТЗ-1221” тракторы көнозын сүнми дисәң дә була, ул да җир эшкәртүгә үз өлешен кертә.

“Әккәрәй” хуҗалыгында да җаваплы, тәҗрибәле механизаторлар аз түгел.

-Хәзер ике җирдә чәчү бара, -ди җәмгыять җитәкчесе Илназ Гыйльметдинов. - Радик Мостафин “К-700” чәчү комплексында 600 дән күбрәк мәйданда гәрчич, рапс, арпа, солы, механизатор Юрий Ефимов “Беларусь” тракторында  көнбагыш һәм арпа чәчә.

Җаваплылыгы чикләнгән “Ильхан” җәмгыятендә чәчүгә бер комплекс җәлеп ителгән. Керкәле егете Илсур Билалов әүвәл 700 гектарда арпа, солы чәчкән, әлеге эшне планлаганның яртысында диярлек башкарган. Бу сан көн саен үсә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев