Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районы хуҗалыкларында 5205 гектарда чәчү уздырганнар

    Чирмешән районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре 5205 гектарда (тиешленең 12 проценты) арпа, солы, рапс, борчак чәчтеләр.

    Узган бер көндә 1111 гектарда чәчкечләр узган.

    “ЧИРМЕШӘНАГРО” барлык мәйданның 39 процент өлешендә, ягъни 1271 гектарда язгы культуралар чәчеп куйды, “БИО АГРО” 2728 гектарны (17 процент) буйсындырды.

    Реклама

    Тиешленең 69 процентында, ягъни 37 мең 317 гектарда дым каплатылган, соңгы бер көндә 3580 гектарда тырма агрегатлары узган (былтыр бу вакытка 20 мең 305 гектар, 39 процент булган).

    Җир кибеп, җылынып өлгергәч, билгеле, чәчкечләргә эш фронты берьюлы ачылачак.

    фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: