Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыклары көнбагыш уңышы җыялар

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әле тагын 5 мең гектардан күбрәк мәйданда көнбагыш уңышын җыясы калды. Бу культура 7600 гектарда игелгән иде.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да көнбагыш барлык мәйданның (800 гектарда игелде) яртысыннан күбрәгеннән суктырылган, “БИО АГРО”да – 30 процент мәйданнан.

Җир эшкәртү темпын нык көчәйтү мөһим, әлегә план үтәлеше 41 процент тирәсе, ягъни 21 мең гектар чамасы. Бу яктан да “ЧИРМЕШӘНАГРО” алда, монда сөрү агрегатларына көнбагыш участокларын гына сөрәсе калды. “Сөлчә”дә, “Серендеев Н.И” хуҗалыкларында да тиз сөрәләр. Ә менә “Күтәмә АГРОфирмасы”, “Ильхан”, “БИО АГРО” буенча күрсәткечләр түбәнрәк әле. “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”, гомумән, әле һаман бер гектар да җир сөрмәгән.

Әлеге мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X