Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чапкычларга эш күп әле

“Сөлчә” җәмгыятендә районда иң күбе, 450 тонна печән хәстәрләгәннәр дә (план – 686 тонна). Монда бу эш дәвам итә. Сенаж да салалар.

Тулаем, район буенча, быелгы уңыштан 2330 тонна, ягъни планлаганның 50 проценты кадәр печән, 1300 тонна (5 процент) сенаж әзерләнгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән шундый мәгълүмат алдык.

Крестьян-фермер хуҗалыкларының кайберләре үзләренә кыш чыгарга җитәрлек печән әзерләп өлгергәннәр.

“Әккәрәй” җәмгыятендә аяз көннәрдән нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Аларда планлаганның 61 проценты кадәр, ягъни 290 тонна печән, 1200 тонна сенаж (45 процент) запаслары бар да.

Шәхси хуҗалыкларда да печән әзерләү темпы көчәя бара. Быел үләннәр яхшы үсте, иренмә генә, ерак барасы да түгел, азык хәстәрләргә мөмкинлек җитәрлек.

Чапкычларга эш күп әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X