Чирмешән районы хуҗалыкларында бу атна азагында чәчү төгәлләнәчәк.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2500 гектар чамасы мәйданда орлыкларны җир куенына саласы калды. 44 мең гектарда чәчкечләр узды да.
12 мең гектарда – арпа, 10ар мең гектарда сабан бодае һәм көнбагыш, 4 мең гектарда рапс, башка культуралар да чәчелде.
Кадыйр Гомәров фотолары
Нет комментариев