Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Андреевка" җәмгыятендә дәүләт биргән акчага ферма бинасын ремонтлаганнар

Агымдагы елда район хуҗалыкларында 12 сыер абзары (100 һәм 200 башка) ремонтланырга тиеш. Моңа кагылышлы дәүләт программасына Ивашкинодан "Макаров Г.Ф.",Күтәмәдән "Гобәйдуллин И.И.", Мордва Афонькәсеннән "Митяева Л.В.", Лагеркадан "Моляков В.А.", "Кара Чишмә", "Андреевка", "Сөлчә" хуҗалыклары һәм "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Түбән Кәминкә", "Югары Кәминкә" бүлекчәләре кергән. 100 башка исәпләнгән сыер абзарын төзекләндерү өчен 1...

Агымдагы елда район хуҗалыкларында 12 сыер абзары (100 һәм 200 башка) ремонтланырга тиеш.


Моңа кагылышлы дәүләт программасына Ивашкинодан "Макаров Г.Ф.",Күтәмәдән "Гобәйдуллин И.И.", Мордва Афонькәсеннән "Митяева Л.В.", Лагеркадан "Моляков В.А.", "Кара Чишмә", "Андреевка", "Сөлчә" хуҗалыклары һәм "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Түбән Кәминкә", "Югары Кәминкә" бүлекчәләре кергән. 100 башка исәпләнгән сыер абзарын төзекләндерү өчен 1 миллион 200 мең сум, 200 башка 1 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирү каралган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, быел кайбер хуҗалыклар дәүләт ярдәме белән үзләрендә силос - сенаж базлары да төзергә ниятли. "Чирмешән агрохезмәтләре"нең "Түбән Кәминкә" бүлекчәсе, "Кара Чишмә", "Гатин Д.М.", "Митяева Л.В." хуҗалыклары мондый мөмкинлектән бик теләп файдаланырга планлаштыралар.

Узган 2016нчы елда да районда әлеге программалар кысаларында барлыгы 17 объектта ремонт һәм төзелеш эшләр башкарылган. Әйтик, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең бүлек начальнигы Айсылу Гайнуллина әйтүенчә,"Чирмешәнагрохезмәтләре"ндә һәм "Күтәмә АГРОфирмасы" нда мастерскойлар, "Алга", "Андреевка" хуҗалыкларында, "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Туймәт" бүлекчәсендә, "Митяева Л.В.", "Моляков В.А.", "Варкичев И.Г.", "Гатин Д.М.", "Прокопьев П.Н.", "Галлямов М.А.", "Фәтхетдинов И.И." крестьян - фермер хуҗалыкларында сыер абзарларын ремонтлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined