Язын безгә дүрт ризык аеруча кирәк
Күңел төшенкелегеннән саклану өчен рационны яңадан карап чыгу да җитә.
Сәламәтлеккә генә түгел, кәефкә дә уңай йогынты ясый торган ризыклар бар. Сәбәбе аларның составында, дип белдерә экспертлар.
Мәсәлән, кивида С витамины күп, ул активлыкка һәм кәефкә тәэсир итә. Сөттә D витамины бар, ул җитмәгән очракта, депрессия халәте барлыкка килә. Кишердә бик күп бета-каротин бар, һәм кайбер тикшеренүләр күрсәтүенчә, бу матдә дә кәефкә уңай йогынты ясый.
Диңгез ризыкларының файдасы турында күпләр белмидер әле. Мәсәлән, мидияләр В12 витаминына бай, аның аз булуын кайбер галимнәр депрессиягә китерү белән бәйли. Аларның тикшеренүе күрсәтүенчә, бу витамин җитмәү s-аденозилметионин (SAM) дефицитына китерә, ә бу кәефкә тәэсир итүче башка матдәләрне эшкәртү өчен бик кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев