Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Кармыш авылында гомер итүче Золхыя Хәбибуллинага 95 яшь тулды

Кармыш авылында яшәүче Золхыя Кәрим кызы Хәбибуллинага 95 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район үзәгеннән дә зур делегация килде.

Гомере буе авылда яшәгән Золхыя әби Яшәүчедән Кармышка килен булып килгән. Тормышында төрле чаклар: бәхетле мизгелләре, кайгылары да булган. Балалык еллары Бөек Ватан сугышына туры килгәнгә, авырлыклар да күргән әби бүгенге көндә бәхетле картлык кичерә.

-Без гаиләдә тугыз бала үстек. Әтиебез – Шакир, 59 яшендә гүр иясе булды. Кызганыч, әнине бала хәсрәте дә урап узмый, бер туганыбыз, Фирдәүс сеңелем, вафат булды. Калганнарыбыз, Аллаһыга шөкер, исән-сау. Төрлебез төрле шәһәрләрдә, башка районнарда яшәсәк тә, төп йортка, әни янына еш кайтып йөрибез. Аның һәр көне чистада, кадер-хөрмәттә, - диде әнисенең юбилеена Түбән Кама шәһәреннән кайткан Наилә Шакир кызы. – Без барыбыз да, авылда гомер итүче, әниебезне тәрбияләүче, безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, озатып калучы энебез Фәнискә һәм киленебез Гөлшатка бик рәхмәтле.

Юбилей уңаеннан Хәбибуллиннар йортында табын корганнар. Эш көне булуына карамастан, юбилярны котларга балалары, онык-оныкчыклары, туганнары җыелган. Әбигә чын мәгънәдә зур бәйрәм ясаганнар.

Район Советының аппарат җитәкчесе Марат Әһлиуллин да юбилярны район башлыгы исеменнән котлап, чәчәк бәйләмен һәм бүләк тапшырды. Кармыш авыл җирлеге башлыгы Рәмилә Гатина да изге теләген һәм бүләген ирештерде. Золхыя әби бүген начар ишетә, күреп тә бетерми, инде өч елга якын йөри алмый, утырган килеш кенә дисбе тарта.  Шулай да әле зиһенле, котлауларны кабул иткәч, аңа күрсәткән игътибар өчен рәхмәт белдерде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев