Бәркәтәдән орденлы Әкълимә әби фермага төннәрен дә барган
Бәркәтәдә яшәүче Хезмәт Даны ордены кавалеры Әкълимә Хәйруллина 90 яшьлек юбилеена килгән кунакларны үзе чыгып каршы алды һәм капка төбеннән озатып калды.
Мактаулы хезмәт юлы
“Шушма” колхозының алдынгы сыер савучысы тырыш хезмәте өчен дәрәҗәле бүләккә – II дәрәҗә Хезмәт Даны орденына ия була. Әкълимә Юныс кызы 20 ел фермада эшли: ике ел бозаулар карый, 18 ел сыер сава.
-Группадагы 30 сыерны кул белән сава идек, аппарат белән берничә ел гына эшләп калдым, - диде Әкълимә әби. – Бу елларда кызларым бик булышты, алардан башка җиңеп чыга алмаган булыр идем. Сыерлар бозаулаганда, төнлә дә бара идек фермага. Әле үзеңә бүленгән чөгендер алынында да башкалардан калышмаска кирәк.
Якташыбызга дәрәҗәле орденны юкка гына бирмәгәннәр инде, берничә тапкыр районда депутат итеп сайланган, фоторәсеме районның Мактау тактасында торган.

Сугыш чоры баласы
Юбилярның балалык еллары сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән, ачлыгын да, ялангачлыгын да күрә, мәктәптә белем алырга да мөмкинлеге булмый. Шулай да, кичке мәктәптә укырга, язарга өйрәнә, үзе әйтмешли, “кул куя белә”. Әкълимә 14 яшеннән Төрекмәнстан якларына барып мамык җыюда эшли. 16 яшьлек кыз авылга кайткач, колхозда хезмәт куя. Бу елларда Бәркәтәдә ГЭС төзелә башлый, анда да катнаша ул.
ГЭС төзелеше кавыштырган пар
Авылга электр энергиясен 1954 елның 3 ноябрендә бирәләр, менә шул төзелештә танышкан егет белән кыз: Гомәр белән Әкълимәнең туйлары да нәкъ шул көнгә туры килә. Якташыбыз төп йортка килен булып төшә, каенана белән 46 ел яшиләр. Ул эштә дә, гаиләдә дә сынатмый, өйдә тегү тегеп гаиләсен генә түгел, авылдашларын да киендерә.

Хәйруллиннар биш бала: өч кыз, ике ул үстергәннәр, кызганыч, бер уллары дөньядан иртә китә. Гомәр абый белән 56 ел гомер итәләр, аның вафатына да 18 ел. Әкълимә әби төп йортның учагын саклап, берүзе яши, тик балалары аңа ялгызлыкны сиздерми. Түбән Камада, Лениногорск районында яшәүче кызлары әле берсе, әле икенчесе - әниләре янында. Кияүләре, Санкт-Петербургта яшәүче улы Әнвәр дә кайтып, өйне карап, ремонтлап торалар.
Абзар буш түгел
Сөбханаллаһ, юбилярга күз тимәсен, “йөгереп йөри”, хәтере дә яхшы. Абзары да буш түгел: кетәклектә – тавыклар, кәҗә дә тоткан, аны бетергәненә әле берничә ел гына.

-Әниебез бик сабыр, тыйнак кеше, бездә дә шул сыйфатларны тәрбияләделәр, аны хөрмәт итәбез, - диде кызы Роза Ганеева.
Әкълимә әбинең юбилеена балалары мул табын корганнар, бу көнне аның чордашларын да кунакка дәштеләр. Әбиләрен котларга онык-оныкчыклары да җыелды. Аның 10 - оныгы, 13 оныкчыгы бар.

- Әкълимә Хәйруллинаны олы юбилее белән якыннары гына түгел, районнан килеп тә тәбрикләделәр. Район Советы аппараты җитәкчесе Марат Әһлиуллин район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлаулар ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды. Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин да авыл ветеранын гомер бәйрәме белән тәбрикләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев