Югары Чегодайда күпер ремонтланачак
Безнең районда

Югары Чегодайда күпер ремонтланачак

Югары Чегодай авылындагы буаның суын киметәләр. Бу - күпер ремонты белән бәйле.

Буаның су агу торбалары нык таушалган. Аны алмаштыру эшләре башлана. Шулай ук авыл уртасындагы, Иске Үтәмеш ягына чыга торган күпер дә сүтелеп, яңасы ясалачак. Лениногорск, Бөгелмә якларына баручылар авылны вакытлыча әйләнеп үтәчәкләр. Бу вакытлыча юл Шешминка ягына китеп, Югары Чегодай фермалары артыннан урап узачак.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев