Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында ун наркоман исәптә тора

Район үзәк больницасының наркология кабинетында ун наркоман исәптә тора. Аларның иң яшенә – 24, ә иң олысына 60 яшь.

-Быел, наркотик матдәләр куллануны ачыклау өчен, алты укучы тикшерелде, бәхеткә, аларның организмында наркотиклар табылмады, - диде район үзәк больницасы психиатор-наркологы Лилия Мортазина. – Наркомания -сәламәтлекнең җитди бозылуына, инвалидлыкка, шәхеснең юкка чыгуына һәм яшьли үлемгә китерә торган авыру. Наркотиклар куллану чума эпидемиясеннән дә куркынычрак.

Наркотиклар - исереклек халәтенә китерүче үсемлек һәм ясалма матдәләр. Бу, асылда, организмның химик агулануына китерә, баш мие күзәнәкләрен җимерә һәм шуңа бәйле аның функцияләре бозыла. Мондый хәлдәге кеше үзе өчен дә, тирә-юньдәгеләр өчен дә куркыныч булырга мөмкин. Наркотикны даими рәвештә кертү ихтыяҗын тудыру өчен берничә куллану җитә. Аны яңа дозасын кабул итү теләге төрле җинаятьләргә этәрә.

-Наркоман яңа дозасыз калудан курка. Алда аны котылгысыз җәза көтә: көчсезлек, йокысызлык, аппетит югалу, ябыгу, бозылган тешләр, вакытыннан алда чәч коелу, сары тән тиресе, биттәге җыерчыкар. Бу яшь наркоманның типик портреты, - диде Лилия Шамил кызы. -  Наркоманнар үзләрен генә түгел, якыннарын, балаларын да юк итә. Аларның балалары тирән психик һәм физик кимчелекләр белән туа.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев