“Татавтодор” автомобиль юллары идарәсенең райондагы юл төзү һәм ремонтлау участогы хезмәткәрләре тәүлек буе эшлиләр.
-1 ноябрьдән кышкы эш режимына күчтек, эш ике сменада оештырылган. Төннәрен дүрт-биш КамАЗ (катнаш юл машиналары) һәм төягеч (погрузчик) кизү тора. Шоферлар беренче карларда техникаларны сынарга өлгерделәр, - диде участок начальнигы Исхак Әбүнәгыймов.
Участокның җиде катнаш юл машинасы (ком-тоз катнашмасы сибәләр һәм карны да төрттерәләр), өч МТЗ, икешәр автогрейдер һәм төягеч, берәр экскаватор-төягеч, ротор һәм бульдозер кышкы сезонга әзер, шоферлар һәм механизаторлар белән комплектланган. Алар район аша узучы 300 километр чамасы трассага һәм авылларга керү юлларына хезмәт күрсәтә. Юлчылар, график буенча, тәүлек әйләнәсе дежур тора – кар-бураннарда көндезләрен барлык техникалар юлга чыкса, төнлә дүрт-биш машина эшли.
Нет комментариев